Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Суда батучы кешегә ничек ярдәм итәргә?

10 Августа 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәләрендә һәр көнне диярлек суда батып үлүчеләр турында күңелсез хәбәрләр чыга. Еш кына бу фаҗигаләр пляжда ял итүчеләрнең күз алдында була. Бу очракларда нишләргә кирәклеге турында «Татар-информ» репортажында.

Җәй җитүгә күп кеше пляжларга омтыла. Җылы су үзенә тартып тора, ә эссе кояш һәм алкоголь кешеләрнең уяулыгын киметә. Күпләр гап-гади иминлек кагыйдәләре турында бөтенләй истән чыгара. Нәтиҗәдә, башка ял итүчеләрнең күз алдында һәлак булалар.

17 июльдә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына шалтыратып, Чаллының «Маленькая страна» коттедж бистәсе янындагы күлдә бер ир-атның батуын хәбәр итәләр. Фаҗига шаһитлары сөйләгәнчә, суга батучы ир-атка бер балыкчы ярдәм итәргә тырыша, әмма курыккан ир-ат үзен коткарырга тырышкан балыкчыны аздан гына батырмый кала.

Ә икенче көнне Балтач районында фаҗига була. Бер төркем дуслар буа ярында күңел ачарга уйлый. Аларның берсе буаны йөзеп чыгарга тели. Ир-ат ярдан ерак китәргә өлгерми — шундук диярлек су төбенә китә. Ярда калган дуслары бу хәлнең шаһиты була, әмма алар баткан ир-атка ярдәм итә алмый.

Мамадыш районында бер төркем яшүсмер арасында шуңа охшаш хәл була. Биш үсмер чит участокта казылган, су тутырылган чокырга балык тотарга бара. 13 яшьлек малай таеп китә һәм ярдан суга егылып төшә һәм йөзеп чыга алмый, ә дуслары аңа ярдәм итеп өлгерми.

Батучыны ничек коткарырга һәм аның белән бергә су төбенә китүдән ничек сакланырга?
Бу өч тарихны да бер нәрсә берләштерә: янәшәдә булган кешеләр бу хәлдә үзләрен дөрес тотса, фаҗига булмый калган булыр иде.

Кешенең батуын аңлап алу җиңел түгел. Ул Голливуд фильмы кадрларындагы кебек күренми, ярдәм сорап шәрран ярулар, куллар белән суда чәбәләнү яки ниндидер актив гамәлләр дә юк. Кешеләр тавыш чыгармый гына бата. Һәм еш кына янәшәдәгеләр үзләреннән берничә метр гына ераклыкта кемнеңдер ярдәмгә мохтаҗ булуын күз алдына да китерми. Чөнки куркыныч янаган вакытта организм «икенчел» функцияләрен «сүндереп» куя һәм бары тик бер генә максатка эшли — исән калу өчен тагын бер генә тапкыр сулыш алырга тырыша.

Димәк, кешенең суда батканын күрәсез икән, бик гади һәм бик мөһим кагыйдәне истә тотыгыз: шундук ярдәмгә ташланырга ярамый! Үз хәлеңә, көчеңә, күнекмәләреңә аек акыл белән бәя бирергә кирәк. Куркып, каушап калган кеше үзен коткаручыны да батырырга мөмкин. Үз көчегезгә ышанмыйсыз икән, суга кермәгез. Тирә-якны карап алыгыз — еш кына җиһазландырылган пляжларда коткаручылар посты була.

Суга кергәч, батучы янына арттан йөзеп килергә тырышыгыз. Болай эшләү кешенең инстинкт буенча ярдәмчегә ябышып, аны төпкә сөйрәү ихтималын киметә. Зыян күргән кешене җилкәсеннән эләктереп алыгыз һәм аның ияген судан өстәрәк тотарга тырышыгыз.

Батучыны кырый белән әкренләп ярга таба тартыгыз. Бу гамәлләр аңа әйләнергә һәм су йотарга мөмкинлек бирмәячәк, шулай ук үзегезнең иминлекне дә тәэмин итәчәк.

Кайвакыт суга батудан курку шулкадәр көчле була, батучы үзенә ярдәм итүчегә бар көченә ябыша. Бу очракта батырлык күрсәтергә тырышырга кирәкми. Әгәр батучы сезне аягыгыздан эләктергән яки алдан «кочаклаган» икән, аны этеп җибәрергә кирәк. Бу сезгә бераз хәл алырга һәм кешегә үзен дә, сезне дә һәлак итмәскә мөмкинлек бирәчәк.

Бу «эләктерүдән» котылып булмый икән, суга чумыгыз һәм су астында тоткарланып торыгыз. Сездә терәкне югалтып, батучы сезне ычкындырачак. Шуннан соң аннан аның аркасы ягыннан бераз читтәнрәк йөзеп чыгыгыз.

Әгәр сулыкта көчле дулкыннар икән, иң яхшысы - кешене бер кул белән күкрәгеннән аркылыга эләктереп алу. Ике очракта да иң мөһиме — кешенең йөзе белән суга капланмавын күзәтү.

Кешене ярга алып чыккач, ничек дөрес итеп аңына китерергә?
Янәшәдәге кешеләр төгәл кагыйдәләр буенча эш итәргә тиеш.

Кешене шундук ян ягына яткырыгыз, аяклары тездән бөгелгән, ә башы гәүдәсеннән түбәнрәк булырга тиеш. Ярга алып чыккач та янаган куркыныч ул — тыгылган тын юллары. Үпкәгә су, ком яки ләм эләккән булырга мөмкин. Куркырга кирәкми — бармагыгызны кулъяулык яки берәр тукыма белән урагыз да зыян күрүченең авыз эчен чистартыгыз. Шул ук вакытта тиз-тиз генә гәүдәсенә баскаларга да онытмагыз.  

Шуннан соң зыян күрүченең тын алуын тикшерегез. Әгәр ул суламый икән, авызны авызга яки борынга куеп, ясалма сулыш бирергә кирәк. Беренче очракта минутына 17 тапкыр ешлыкта марля яки яулык аркылы сулыш бирергә кирәк.

Әгәр кеше каты өслектә ятмый яки башы артка киткән икән (бу очракта һава үпкәләргә түгел, ә ашказанына эләгәчәк), коткаручының бу гамәлләре файдасыз булачак.

Кешенең йөрәге типми башласа, хәл критик була. Бу очракта ясалма сулыш бирүне һәм йөрәккә туры булмаган массажны аралаштырырга кирәк. Сулыш бирү арасында күкрәккә 3-4 тапкыр басып аласы. Сүз уңаеннан, коткаручылар мондый операцияне ике кеше эшләсә, яхшырак дип киңәш итә.

Әгәр барысы да дөрес эшләнгән икән, зыян күргән кеше суны төкерә башлый. Бу мизгелдә аның башын кырыйга авыштырырга кирәк, юкса тагын суны йота башлаячак.

Зыян күргән кеше беренче тапкыр сулыш алуга аны күкрәгенә борып яткырыгыз, башын кырыйга борыгыз һәм берәр җылы әйбер белән ябындырыгыз. Соңыннан ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм зыян күрүчене табибларга тапшырырга кирәк.

Әгәр янәшәдә беркем дә булмаса, үз-үзеңне ничек коткарырга?
Су коеныр алдыннан үз көчләреңне дөрес бәяләсәң, фаҗигане булдырмый калырга мөмкин. Беренче чиратта, бу эчкән кешеләргә кагыла — еш кына алар үзләрен сулыкны йөзеп чыгарга сәләтле батыр итеп хис итә. Кызганыч, мондый «йөзүләр» еш кына фаҗига белән тәмамлана.  

Шулай ук тәҗрибә күрсәткәнчә, йөзә белмәүчеләр юләрләнеп суга керә һәм еш кына тиешсез урыннарда йөзә. Әгәр кеше мондый хәлгә юлыккан икән инде, иң мөһиме - тынычланырга һәм паникага бирелмәскә. Кулларны киң җәеп, су өслегенә ятарга тырышырга һәм мөмкин кадәр тирәнрәк һәм сирәк сулыш алырга кирәк.

Әгәр яткан килеш тигезлекне саклап булмый икән, вертикаль торышка күчәргә һәм аяклар белән педаль әйләндергән кебек хәрәкәт итәргә киңәш ителә. Куллар турында да онытырга ярамый — алар белән суда чәбәләнергә кирәк. Ничек кенә сәер булмасын, шундук ярдәм сорап кычкырырга кирәкми — нәкъ шушы мизгелдә су йоту һәм хәлне катлауландыру куркынычы зур.

Хәтта иң экстремаль хәлдә дә уяулыкны югалтырга ярамый — тагын бер тапкыр тирә-якка күз салыгыз һәм тотынырга мөмкин булган предметларны табарга тырышыгыз. Әгәр якын-тирәдә берни дә юк икән, үз әйберләрегездән куркынычсызлык мендәренә охшаш әйбер ясарга тырышыгыз.

Хәтта бик яхшы йөзә белгән кеше дә батарга мөмкин. Суда шундый тирәлек — анда янаган куркынычны алдан белеп булмый. Мәсәлән, йөзүченең аягы суүсемнәргә чорналырга яки көзән җыерга башларга мөмкин.

Аяк суүсемнәргә уралса, урында тыпырчынырга ярамый, болай иткәндә алар тагын да ныграк аякка уралырга мөмкин. Уралып калган урыннан кинәт кенә этелеп китү дөресрәк булыр, яки чиратлаштырып аякларга чорналган суүсемнәрне шудырып төшерергә кирәк.

Көзән җыеру да паникага бирелү өчен сәбәп түгел. Бу очракта су астына төшәргә, аякны турайтырга һәм баш бармактан тотып, көчәнеп, табанны үзеңә таба тартырга кирәк. Шушындый гади гамәлләрдән соң кеше аяклары белән хәрәкәтләнә һәм ярга йөзеп чыга ала.

Сулыкка бәйсез рәвештә, һәрвакытта да диярлек йөзүченең чоңгылга эләгү куркынычы бар. Шулай ук монда да куркырга кирәкми — алдан үпкәләрегезгә мөмкин кадәр күбрәк һава җыегыз һәм су астына төшегез. Тирәндә су әйләнгән җирдән кисәк кенә этелеп китәргә һәм читкә сикерергә кирәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе суда сак булырга һәм дисциплинаны сакларга куша. Теләсә кайсы сулыкта берничә төп кагыйдәне үтәргә кирәк: таныш булмаган җирләрдә су кермәгез, махсус калкавычлардан йөзеп китмәгез һәм суда уйнамагыз! 
фото: pixabay.com
ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз
1
Нуршат  Батаршин
Зәңгәр алан
0
Нуршат Батаршин
№ 497 45 тавыш
2
Зәлилә
Гармунчы
0
Зәлилә
№ 496 22 тавыш
3
Юлия  Гарифуллина
Ак болытлар
0
Юлия Гарифуллина
№ 495 13 тавыш
4
Зинира һәм Ризат  Рамазановлар
Серләремне сөйләр идем
0
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
№ 498 1 тавыш
5
Айдар  Ракипов
Язар идем кошлар канатына...
0
Айдар Ракипов
№ 491 0 тавыш
6
Анастасия  Макарова
Һаман да яратам...
0
Анастасия Макарова
№ 490 0 тавыш
7
Винарис  Илъегет
Ник дәшмисең?
0
Винарис Илъегет
№ 494 0 тавыш
8
Рәфис  Кәлимуллин
Кайтам туган якка
0
Рәфис Кәлимуллин
№ 492 0 тавыш
9
Айрат Сафин
Бер дигән егет
0
Айрат Сафин
№ 493 0 тавыш
10
Гүзәлем
Бас әле
0
Гүзәлем
№ 499 0 тавыш

Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз

Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз

Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"