Кукмарада күркә фермасы булачак
8 Октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Нәфыйк Мәдьяров, Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, төзекләндерү эшләренә керешкән, дип яза Кукмара район газетасы.
Кукмарада халык бер дә эшсез торырга яратмый. Гел нәрсәдер эзләнә, таба, яңалыкларны да тиз арада эләктереп калырга тырыша. Үз эшен булдырырга теләгән тырыш райондашларыбыз өчен район җитәкчелеге ташландык булып калган фермаларны үз өсләренә алып эшләү мөмкинлеге бирә. Моның өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яки район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Районда әлеге мөмкинлектән файдаланып, эш башлап җибәргән кешеләр дә бар. Шуларның берсе Нәфыйк Мәдьяров, Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, төзекләндерү эшләренә керешкән. Хуҗалар киләчәктә биредә күркә фермасы булыр, дип планлаштыралар.
Нәфыйк Мәдьяров - Төркәш авылы кияве. Ул үзе Яшел Үзән районының Ключи авылында яши икән. Шуңа күрә биредә эшләрне Зефир абый Хөсәенов алып бара.
"Моның чишмә башы моннан өч ел элек башланды, - диде ул. - Җирлеккә район башлыгы килгәч, ул, мондагы аяныч хәлләрне күреп, якташлар белән күрешеп, бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә кирәклеген әйтте. Шуннан соң без очрашу үткәрдек, һәм Нәфыйк Мәдьяров биредә эшләргә теләк белдерде. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, чөнки ул, үзләрендә дә иске фермаларны алып төзекләндереп, күркә үстерү белән шөгыльләнә. Ә йомыркаларны Канададан кайтарталар. Күркә итенә сорау зур, җиткереп булмый әле, ди хуҗалар. Аларның эшләре җайга салынган: инкубатор, сугым цехлары бар, туңдыргычлар куелган. Казылык җитештерү цехларында берничә төрле продукция җитештерелә. Аларны шунда ук төрәләр. Хәзер интернет вакыты бит, заявкалар да электрон вариантта алына, продукцияне, зур машиналарга төяп, Мәскәүгә хәтле озаталар, үзләренең дә кибетләр челтәре бар".
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз