Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Кукмарада күркә фермасы булачак

Нәфыйк Мәдьяров, Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, төзекләндерү эшләренә керешкән, дип яза Кукмара район газетасы.

Кукмарада халык бер дә эшсез торырга яратмый. Гел нәрсәдер эзләнә, таба, яңалыкларны да тиз арада эләктереп калырга тырыша. Үз эшен булдырырга теләгән тырыш райондашларыбыз өчен район җитәкчелеге ташландык булып калган фермаларны үз өсләренә алып эшләү мөмкинлеге бирә. Моның өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яки район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Районда әлеге мөмкинлектән файдаланып, эш башлап җибәргән кешеләр дә бар. Шуларның берсе Нәфыйк Мәдьяров, Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, төзекләндерү эшләренә керешкән. Хуҗалар киләчәктә биредә күркә фермасы булыр, дип планлаштыралар.

Нәфыйк Мәдьяров - Төркәш авылы кияве. Ул үзе Яшел Үзән районының Ключи авылында яши икән. Шуңа күрә биредә эшләрне Зефир абый Хөсәенов алып бара.
"Моның чишмә башы моннан өч ел элек башланды, - диде ул. - Җирлеккә район башлыгы килгәч, ул, мондагы аяныч хәлләрне күреп, якташлар белән күрешеп, бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә кирәклеген әйтте. Шуннан соң без очрашу үткәрдек, һәм  Нәфыйк Мәдьяров биредә эшләргә теләк белдерде. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, чөнки ул, үзләрендә дә иске фермаларны алып төзекләндереп, күркә үстерү белән шөгыльләнә. Ә йомыркаларны Канададан кайтарталар. Күркә итенә сорау зур, җиткереп булмый әле, ди хуҗалар. Аларның эшләре җайга салынган: инкубатор, сугым цехлары бар, туңдыргычлар куелган. Казылык җитештерү цехларында берничә төрле продукция җитештерелә. Аларны шунда ук төрәләр. Хәзер интернет вакыты бит, заявкалар да электрон вариантта алына, продукцияне, зур машиналарга төяп, Мәскәүгә хәтле озаталар, үзләренең дә кибетләр челтәре бар".

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"