"Чын концлагерь": төнлә бутерброд ашаган өчен әтисе кызын каеш белән кыйнаган
Әниләре булмаса да, балалар гел чиста йөргән, тамаклары тук булган. Җәен ял итәргә йөргәннәр. Үрнәк әтинең грамоталары да күп, хакимият аңа «ГАЗель» машинасы да бүләк иткән. Әмма аның төпчек кызын төнлә торып бутерброд ашаган өчен каеш белән кыйнавы шаккаткыч хәл, дип яза «Комсомольская правда».
Гаиләдәге үзгәреш әти кешенең тормышында хатын-кыз барлыкка килү белән бәйле булырга мөмкин икән. Баласы булган ялгыз хатын бу гаиләгә күрше буларак керә башлый. Пироглар, ашлар пешерә. Аннары баласы белән ул шунда яшәп тә кала. Өйдә үзенең тәртипләрен дә урнаштыра. Балалар белән коры сөйләшә. Әтиләрен аларга каршы котырта башлый. Ашау буенча да өйдә яңа кагыйдәләр керә. Иртәнге җидедә – иртәнге аш, төшке аш – сәгать бердә, кичке аш – алтыда. Моңа өстәп кухняда камера да куела.
Беркөнне 10 яшьлек кыз төнлә ашыйсы килеп уяна. Бу көнне әтисе эштә була, үги әнигә сиздермичә генә суыткычтан бутерброд алып ашый. Әмма суыткычның ишеген ялгыш япмый калдыра. Иртән хатын моны әтиләренә сөйли. Камерадан кечкенә кызның эше икәнен белеп алалар. Әтисе каеш белән кызының аркасына сукканда, үги әни елмаеп карап торды, дип сөйли кыз соңрак полициягә. Кызның яралы аркасын әнисе ягыннан туганнары күреп ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Балаларбарысы бергә әтиләренең әйбәт булуын әйтә, ә менә хатынын яратмыйлар ди. Бу факт буенча тикшерү башланган.
МАТБУГАТ
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
