Чыңгыз Айтматовны Анкарада искә алдылар
13 декабря 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Төркия башкаласы Анкарада дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматов “Бер гомер бер гасырга тигез” дип исемләнгән чара белән искә алынды. Бу турыда “Саһипкыран” стратегик тикшеренүләр үзәге рәисе урынбасары Җәсурхан Таш хәбәр итә.
Әдипнең тууына 90 ел тулуга багышланган кичә Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы тарафыннан Анкараның Кечиөрән районы хакимияте һәм Юныс Әмрә исемендәге институт ярдәме белән оештырылган.
Чыңгыз Айтматовны искә алырга Төркия дәүләт президентының баш киңәшчесе Шүкрү Каратәпә дә килгән. Мәдәният һәм туризм министры урынбасары Надир Альпаслан, Кечиөрән районы җитәкчесе Мостафа Ак, Кыргызстанның Төркиядәге илчесе Ибраһим Юнысов, Шанлыурфа һәм Бурса шәһәрләре хакимияте башлыклары, Төркиянең танылган язучылары, галимнәр, журналистлар катнашты.
Президент киңәшчесе Шүкрү Кара кыргыз язучысының төрки дөньяның иң нык танылган әдибе булуын искәртеп, романнарының тормышчанлыгы, җәмгыятьнең иҗтимагый–мәдәни тормышын иң югары кимәлдә чагылдырулары турында сөйләде.
Кыргызстанның Төркиядәге илчесе Ибраһим Жунысов Чыңгыз Айтматов әсәрләренең 168 илдә 70 миллионнан артык кеше тарафыннан укылуын белдерде. Җәсурхан Таш әйтүенчә, ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, кыргыз язучысының дөньяда Вильям Шекспир белән Лев Толстойдан соң иң күп укылган өченче әдип булуы билгеле.
Чараның проект җитәкчесе Өмәр Эрдоган Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышланган китап әзерләнүен, берничә ай эчендә халыкка тәкъдим ителәчәген хәбәр итте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)