Чирмешәндә ике ятим балага йорт бирделәр
«Андый балалар безнең аерым кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ. Үз йортыгыз булу белән тәбрик итәм», — диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашты. «Бүген сезнең тормышыгызда зур вакыйга, язмыш бүләге. Быел республикада 600 ятим бала тораклы булачак. Йортыгызда һәрвакыт балалар тавышы тынмасын», — диде ул.
Район үзәгендәге Мирсәет Кәбиров урамында кирпечтән төзелгән, су, электр, газ линияләре үткәрелгән, мунчасына кадәр ясалган ике йорт ачкычы ияләренә тапшырылды. Екатерина Корнилова һәм Михаил Чупрушин — ике бертуган, моңа кадәр тәрбиягә алынган гаиләдә яшәгәннәр.
«Ирем белән, ул бүген эштә туры килде, йортыбызны кат-кат карап чыктык. Бөтен уңайлыклар бар, җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Исән булсак, зуррагын үзебез төзербез. Җиһазлар алсак, тиздән монда тора да башларга исәп», — диде ул.
Әти-әнисез, карап үстерүче әти-әниләре булмаган ятим балаларга, балаларга торак республика программасы буенча төзелә. Районда мондый торакны 9 бала алган да. Тагын 15 бала чиратта тора, аларга аерым йорт төзү өчен җир участогы да бүленгән.
Сүз уңаеннан, Чирмешәндә бүген файдалануга тапшырылган йортлар төзелешенә, тирә-юньне төзекләндерүгә икешәр миллион сум акча тотылган.
Фото: Кадыйр Гомәров
ТАТАР-ИНФОРМ
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
