Чират җитсен өчен
Игезәкләр Азалия белән Амелиягә декабрьдә 2 яшь тулган. Быел 3 була. Бакчага барыр вакыт. Тууга чиратка бассалар да, аның килеп җитәсенә әниләре шикләнә.
Гөлназ НИГЪМӘТУЛЛИНА :
- Без 46- 47 урында торабыз, безнең очередь артка бара. 4 яшь тулганда гына эләгербез дип уйлыйм, эшкә чыгарга кирәк бит инде 3 тулгач, эштән увольняться итәргә кирәк булачак дип уйлыйм.
"Весна" торак комплексында 3 бакча эшли. Анда 931 бала йөри. Тагын 350 бала чират көтә. Яше җиткәннәрне я шәхси бакчага бирәләр, я шәһәрнең икенче башына йөртәләр.
Василә ФӘЙЗУЛЛИНА:
- Частный садикка монда урыннар юк әле.
Ханә СӨЛӘЙМАНОВА:
- Олысына урын юк ансын еракка йөртәбез, 333 садикка Мавлютовага.
Веснага терәлеп торучы Константиновка бистәсендә дә шундый ук хәл.
Венера ТАҺИРОВА :
- Монда бер генә садик, блиңайшее светлая долина белән Веснада. Анда эләгеп булмый, без светлая долинада тордык, 130 нчы идек селкенми чират.
Монда балалар бакчасы проблемасы тагын да катгый булып чыкты. Ташламалы категориягә эләгеп, чираты җитүче балалар да өй янындагы бакчага йөри алмый. Еракка йортергә мәҗбүрләр.
Алинә ГАЛИУЛЛИНА :
- Без большие Клыкига эләктек иртүк пробкаларда утырабыз. Безнең бу комплекста балалар бик күп, садиклар бик бәләкәй эләгеп булмый һәм бик кирәк яңа сакдиклар.
Яңа бакчалар Салават Күпере микрорайонына да кирәк. Монда әлегә 419 бала чиратта тора. Яңа йортлар кулланылышка тапшырылса, артачаклар. Әлегә 5 бакчага 1816 бала йөри.
Фәйрүзә МӘҖИТОВА (
- Төзелеш министрлыгы мәгълүматы буенча быел Татарстанда 16 балалар бакчасы төзелергә тиеш. Бу 6 мең яңа урын дигән сүз. Бакчаларны Казан Чаллы, Алабуга, Әлмәттә салырга планлаштыралар.
Демография илкълщм проекты буенча Казанда 7 бакча сафка басарга тиеш. Бу Совет районындагы Весна - 2, Лето, Светлая долина, Арт сити торак комплекслары, Константиновка бистәсе. Идел буе районында Новые горки, Киров районында Салават күпере микрорайоны.
Илшат ГИМАЕВ, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары:
- Ясельный граппалар да төзеләчәк, 2 яшь тулганнар, 50 гә 50 була инде.
Бу корылмаларда әле төзелеш башланмаган. Бүген рөхсәт документлары, нигез ташларын салу өчен урын әзерләнә. Зур төзелешләр җәй буе дәвам итеп, көзгә төгәлләнер дип көтелә.
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
