Чирмешәндә артистлар да уракта булыша
17 августа 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең элеккеге Липки поселогы ягындагы кырларында шактый техника шып туктап калды: менә сиңа мә, йөртүчеләре концертка киткән, дип яза җирле басма.
Баксаң, бүген иген басуына мәдәният йортыннан артистлар килгән икән. Комбайнчылар, шоферлар, тракторчылар төшке аш вакытында борщ, котлет һәм дөге белән тамак ялгый-ялгый җырлар тыңладылар. Агитбригада кыр хезмәтчәннәренә әнә шулай ярты сәгатьлек концерт куйды. Кунаклар әле тагын җырлаган булырлар иде дә - урырга, сугарга кирәк. Көн матур, уңыш та шәп. Уракны яхшы башлаганнары өчен җитәкчелек хезмәткәрләренә кичә генә бишәр мең сум премия дә биргән. Анысына да күңелләре булгандыр кыр уңганнарының. Шулай эшләргә кызык. Артистлар исә башка хуҗалыкларга да барачак.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин әйтүенчә, алдагы көннәрдә уракта иң яхшы эшләүче комбайнчыларны һәм машина йөртүчеләрне, кырга барып, премияләр биреп сөендермәкчеләр. (“Безнең Чирмешән“).

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)