Чемпионатта 112 илдән килгән волонтер хезмәт күрсәткән
17 июля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионатында эшләгән волонтерларның 7 проценты чит илдән булган. Бу хакта бүген футбол чемпионатының 11 шәһәре матбугат үзәкләрен тоташтырган, волонтерлык программасына багышланган видеоконференциядә билгеле булды.
"Россия-2018" оештыру комитетының волонтерлар белән эшләү буенча департамент җитәкчесе, Россиядә Үзиреклеләр (волонтерлар) елын оештыру комитеты әгъзасы Татьяна Гомзякова Россиягә барлыгы 112 илдән волонтерлар килгәнен билгеләп узды. Аларның күбесенең элек тә FIFA чемпионатларында эшләү тәҗрибәсе булган. “Чит илдән килгән волонтерлар башта рус телен белмәүләре аркасында читенсенде, шул тел барьерыннан курыкты. Әмма дә ләкин чемпионат башланып, берничә көн үтүгә, бу киеренкелек бетеп, волонтерлар бер-берсенә ярдәмләшеп, бердәм команда булып эшли башлады”, - диде ул.
Татьяна Гомзякова сүзләренчә, мундиальдә барлыгы оештыру комитетында 17 мең һәм шәһәрләрдә эшләү буенча 18 меңнән артык волонтер исәпләнгән. Шушы 35 мең волонтер сафында 7 проценты – чит ил вәкилләре. Ул волонтер хезмәте күрсәтүчеләрнең 64 проценты хатын-кызлар, 36 проценты ир-атлар булуын әйтте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)