Чит ил яшьләре Россия вузларын елдан-ел күбрәк сайлый
27 июля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Чит ил абитуриентларыннан, киләчәктә Россия вузларында белем алу өчен, чит ил белемен раслауны сорап язган гаризалар саны елдан-ел арта бара. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә сылтама белән Татарстан Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.
Чит ил яшьләре арасында, киләчәктә Россия вузларында укырга теләк белдереп, чит ил белемен раслауны сорап язган гаризалар елдан-ел арта бара. Аерым алганда, 2018 елның июль аенда гына да гаризалар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 17% ка арткан һәм 3 меңне узып киткән.
Россия вузларында укырга яки Россиядә эшләргә теләк белдерүче һәркем башта чит ил белемен яки квалификациясен раслатырга тиеш.
"Чит ил белемен раслауны сорап, югары белемне үзара тану турында килешү төзелмәгән дәүләтләрдән мөрәҗәгать итәләр. Ә мондый килешүләр төзелгән ил вәкилләре турыдан-туры югары уку йортларының кабул итү комиссияләренә мөрәҗәгать итә. Белгечләр аларга килешү нигезендә рөхсәт ителгән дипломны алу буенча аңлату эшләре үткәрә", ди Баш эксперт үзәге директоры Вера Скоробогатова.
Раслауны сорап гаризалар нигездә Үзбәкстан, Иран, Мисыр, Ирак, Марокко, Согуд Гәрабстаны, Тунис кебек илләрдән килә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)