Чаллы хастаханәләрендә Covid-19 диагнозы куелган 37 кеше дәвалана
29 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Чаллы шәһәре стационарларында Covid-19 диагнозы куелган 37 кеше дәвалануын дәвам итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте.
Бүгенге көндә дүрт йөздән артык кеше медицина күзәтүендә тора, 614 кеше контрольдән алынды. Пандемия вакытында Чаллыда лабораториядә расланган Covid-19 авыруының барлыгы 712 очрагы теркәлгән, шул исәптән 15 очрак узган ял көннәрендә ачыкланган.
Әлеге вакыт эчендә 356 кеше сәламәтләнде, дип хәбәр итте Чаллы сәламәтлек саклау системасы башлыгы.
Covid-19 инфекциясенә бәйле вазгыятькә аңлатма биреп, Чаллы мэры Наил Мәһдиев Чаллы өлкәннәрен, чикләүләрне йомшартуга карамастан, үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә чакырды. Моның өчен Роспотребнадзор вәкиленең Чаллы халкы арасында 65 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган кешеләрнең коронавирус инфекциясе белән авыручылар буенча уртача республика күрсәткеченнән артуы турында элегрәк ясалган гаризасы нигез булды.
«Берни дә үзгәрмәде. Коронавирус безнең арада. Шуңа күрә әле иркенәер вакыт түгел», — диде шәһәр башлыгы.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)