Казан укучылары итальян, кытай һәм испан телләре буенча олимпиадаларда җиңде
27 февраля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан мәктәпләрендә укучы балалар итальян, кытай һәм испан телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этапларында җиңүчеләр исемлегенә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сынаулар ике турда узды: язма һәм телдән. Кытай теле буенча олимпиадада Азнакай, Түбән Кама, Яшел Үзән районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 укучы катнашты. Испан теле буенча Әлмәт, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 8 укучы, ә итальян теле буенча 7 Казан укучысы үз белемнәрен күрсәтте.
Итальян теле буенча интеллектуаль турнирда җиңүчеләр арасына Казан шәһәре Совет районының 84 номерлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Лилия Фәйзиева һәм Вахитов районының 131 номерлы лицееның 9 сыйныф укучысы Софья Сенченкова керде. Испан теле буенча — Вахитов районының 39 номерлы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Людмила Филиппова, Идел буе районының 19 номерлы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Тимур Мансуров.
Итальян, испан һәм кытай телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 28 марттан 1 апрельгә кадәр Мәскәүдә узачак.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)