Казан үзенең хәләл тортын тәкъдим итә
23 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның үз хәләл торты барлыкка килде, аны WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына сата башларга планлаштырылар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мондый тортны моннан 50 ел элек ясарга тырыштылар, ул чакта ул җиңел эремчекле кремлы һәм кипкән җиләк-җимешле уалучан корждан тора иде. Без уалучан камырны миндаль бисквит белән алыштырдык һәм милли тәм-томнарны өстәдек. Бер каты чәкчәктән, икенчесе - гөбәдия өчен кулланыла торган корт, күрәгә, караҗимеш кулландык. Барысын да бер тортка берләштердек», — дип сөйләде Татарстан шеф пешекчесе Николай Велесов.
Аның сүзләренә караганда, хәзер Татарстан башкаласында башка дөнья башкалалары белән беррәттән үзенең исемле торты барлыкка киләчәк. «Прага» торты, Тула прәнниге, Киев торты һ.б. кебек десертлар һәркемгә таныш.
Хәзер «Казан» торты «Хәләл» стандарты буенча комитетта һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә мәҗбүри сертификация уза. Велесов «хәләл» стандартларына туры килү билгесен алу өчен әзерләнгән вакытта ясалма компонентлар, буяулар һәм өстәлмәләр кулланудан качарга кирәклеген аңлатты.
Торт калорияле килеп чыккан, чөнки 100 г продуктта 500 ккал бар. Табигый продуктлар куллану аркасында эшләнмәнең яраклылык срогы нибары 72 сәгать тәшкил итә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)