Казан метросындагы видеокүзәтү камералары пассажирларының маска киюен тикшереп тора
11 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда республика халкының битлек кию режимын һәм социаль дистанцияне үтәвен теркиләр. Казан метрополитенының «Җиңү проспекты» станциясендә ясалма интеллект нигезендәге Pandemic Vision яңа технологиясе сынау режимында эшли башлады. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Компьютер ярдәмендә видеокүзәтү камералары пассажирларда битлек булу-булмавын, шулай ук социаль дистанция үтәлешен терки. Шулай итеп, бер көннең мәгълүматлары буенча, станциядәге пассажирларның 98 проценты битлектә булуы, 88 проценты социаль дистанцияне саклавы, 1 проценты битлек режимын да, социаль дистанцияне дә үтәмәүләре ачыкланган.
Проект авторлары — ТР цифрлы трансформация үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, технологияләрне һәркайда кертү предприятиеләргә пандемия аркасында чикләүләр вакытында үз эшчәнлеген оператив рәвештә яңартырга мөмкинлек бирәчәк.
Киләчәктә проект Татарстан компанияләренә катлаулы эпидемиологик шартларда да эшләргә ярдәм итә алачак, чөнки хезмәткәрләрнең барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәүләре контрольдә тотылачак.
Моннан тыш, система рестораннарга һәм кибетләргә килүчеләр агымын анализларга мөмкинлек бирә. Мәгълүматлар нигезендә республика халкы иң «имин» кибет яки ресторанны сайлый алачак. Технология шулай ук «Цифрлы авыл» проекты кысаларында сатучысыз кибетләрдә кулланыла.
ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанның цифрлы трансформация үзәгенең яңа проекты Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә торган «Смартека» социаль-икътисади үсешнең иң яхшы практикалары конкурсында катнаша. Ссылтама буенча үтеп, республика җитештерүчеләренең проекты өчен тавыш бирергә мөмкин
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)