Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгы флагы күтәрелде
17 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясе мәйданында ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы узды. ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2018 елның 19 декабрендә ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә старт бирелүен искәртте.
«Дәүләт, муниципаль хакимият, бизнес-берләшмә, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданнар тантаналы чаралар үткәрелүгә әзер», — диде Әсгать Сәфәров. Ул төп бәйрәм чаралары 27 майда, 25 июньдә, 30 августта узачагын әйтте.
«Татарстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә татар диаспораларында зур россиякүләм, халыкара форумнар, мәдәни чаралар уздыру ниятләнә. Юбилей чаралары программасы киң, беренче чиратта, гражданнарның мәдәни, рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә, татарстанлыларның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән», — диде Президент Аппараты җитәкчесе.
Ул республиканың катлаулы сикәлтәле юл үткәнен билгеләп узды. «Куәтле икътисади потенциалга, гражданнарның патриотизмына, Россия Президенты, РФ Хөкүмәтенә таянып, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, дип нык әйтә алабыз. Барыгызны да Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән тәбрик итәм», — дип тәмамлады Әсгать Сәфәров чыгышын һәм ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрүгә күрсәтмә бирде.
Әләм күтәрелгәч, Татарстан гимны яңгырады. Шундый ук флаг бүген Татарстан Хөкүмәте йортында һәм республиканың барлык шәһәр-районнарында күтәрелә.
2020 елда Татар АССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү турында» Указны имзалады.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)