Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казан Кремлендә Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" китабы тәкъдим ителде

7 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан Кремлендә Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фонды Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән ("От души-для души") китабы тәкъдим ителде.  

"Сез Россия Федерациясенең зур дәүләт эшлеклесе булдыгыз һәм булып каласыз да", диде Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе, Россиянең ЮНЕСКОда даими вәкиле Элеонора Митрофанова Минтимер Шәймиев хакында.

Китап татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган. Анда Минтимер Шәймиевнең диннәр арасында, милләтара татулыкны булдыру, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга багышланган мәкаләләре, интервьюлары урын алган.

Басманың кереш сүзендә Россиянең тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча коммиссия рәисе Сергей Лавров язмасы урнаштырылган.  

Китап өч өлештән тора. Һәр өлеш фотосурәтләр белән бизәлгән. Басмада Минтимер Шәймиевның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән дә танышырга мөмкин.  Проектның җитәкчесе - Нурсөя Шәйдуллина.

"Сезнең тормыш юлыгыз халкыгызга мәхәббәт, аның рухи дөньясын аңлау һәм аның ихтыяҗларына хезмәт итү белән сугарылган", - дип сүз башлады Элеонора Митрофанова.

Басманың 3 телдә язылуын ул югары бәяләде. "Рус һәм татар, ислам һәм христиан дине арасында балансны саклау, дөньяда мәдәниара диалог булдыру рецепты шуннан гыйбарәт. Бу китапта, толерантлык, башкаларга хөрмәт, төрле мәдәниятләрне берләштерүдә сүз һәм гамәлнең бербөтен булуы кабат чагылыш тапкан", - диде ЮНЕСКО белгече.

Чыгышларыгызда, мәкаләләрегездә, һәр җөмләне әйтү интонациясендә, тормышның үзендә - сез Россия Федерациясенең зур дәүләт эшлеклесе булдыгыз һәм булып каласыз да, дип, Минтимер Шәймиевның Россиядә мәдәниара багланышлар буенча ЮНЕСКОның Россиядә бердәнбер илчесе булуына басым ясады Элеонора Митрофанова.

"Татарстанда милләтара һәм конфессияара килешүнең иң югары ноктасы күзәтелә", - дип, Э.Митрофанова хәтта "Яңарыш" фондының логотибы да моның чагылыш табуын билгеләп үтте.

Татарстанның тарихи һәйкәлләренең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен дә искә алып, даиими вәкил моның бик зур җаваплылык булуын әйтте.

"Ихлас күңелдән" басмасында Минтимер Шәймиевнең сайланма мәкаләләре, әңгәмәләре, халык арасындагы чыгышлары урын алган. Биредә аның үз иленең тормышын һәм тарихи юлын тирәнтен белүе чагылыш таба. Ул Россиянең бердәм, көчле дәүләт булуы, федерализм принципларын тәкъдим итә. Татулык һәм тынычлыкны яклап,  халыклар арасында конструктив диалог булдыру, мәдәни күптөрлелекне саклау, ЮНЕСКОның әхлакый кыйммәтләрен яклап чыгыш ясый", - диде Элеонора Митрофанова Минтимер Шәймиев хакында.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"