Казан хосписы авыру балаларны абилитацияләү өчен Россия Президенты грантын отты
23 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан хосписы авыру балаларны абилитацияләү өчен РФ Президенты грантын отты. Грантның гомуми күләме - 2,9 миллион сум. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хроник авыру балаларга ярдәм итү өчен махсус күчмә хезмәт кирәклеген аңлагач, хоспис тиешле заявка биргән. Чөнки учреждениенең тәүлек әйләнәсе эшли торган стационарында балалар өчен 17 урын гына бар.
«Без хосписта тәрбияләнүчеләрне аякка бастыра алмыйбыз. Әмма хәлләре тагын да начараеп китмәс өчен нәрсәдер эшләү кулыбыздан килә», - диде хосписның идарә рәисе һәм Анжела Вавилова исемендәге фонд башлыгы Владимир Вавилов.
Грант акчаларына табиблар, шәфкать туташлары, психологлар һәм дәвалау физкультурасы буенча белгечләр нәни пациентлар янына барачак. Авыру балалар өчен үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре булдыру, ә әти-әниләр өчен өйдә тиешле ярдәм күрсәтү нигезләренә өйрәтү буенча махсус курс оештырылачак.
Абилитация — тулысынча дәвалау мөмкин булмаган очракта тормышка җайлашу күнекмәләрен үстерү ул. Татарстанда авыр хроник авырулардан интегүче меңнән артык бала шундый ярдәмгә мохтаҗ.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)