Казан музеенда Марсель Сәлимҗановның шәхси әйберләре тәкъдим ителә
29 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
1 ноябрьдә А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда «Марсель Сәлимҗанов театры» дигән күргәзмә ачыла. Проект күренекле режиссер, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын битлек» иясе Марсель Сәлимҗановның тууына 85 ел тулуга багышланган. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар Сәлимҗановлар гаиләсендә сакланган уникаль материаллар: декорация эскизлары, фотолар, документлар, афишалар, спектакльләрдә кулланылган костюмнар, шулай ук режиссер тормышы һәм иҗатының иң якты мизгелләрен чагылдырган мемориаль әйберләр белән таныша алачак.
Марсель Сәлимҗанов театрга 1966 елда җитәкчелек итә башлый – ул чагында тамашачыны югалту куркынычы зур була, репертуарны нигездә көнкүреш спектакльләре тәшкил итә. Яшь режиссер үз эшен репертуарны һәм сценографияне яңартудан башлый. Ул килү белән сәнгати тәэсир итү чаралары байый, сәхнә культурасы үсеш кичерә.
Күргәзмә 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ачылышы көндезге өчкә билгеләнгән.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)