Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Каләмдәшләре шагыйрә Бикә Рәхимованы гадел кеше буларак искә алды

Тәрҗемәче, редактор, укытучы булып эшләгән шагыйрә Бикә Рәхимованы каләмдәшләре гадел кеше буларак искә алды. Бу турыда "Татар-информ" хәбәрчесенә Бикә Рәхимованың тууына 80 ел тулуга багышланган кичәдә Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Эльмира Шәрифуллина сөйләде.

“Бай күңелле шәхес. Күпкырлы шагыйрә, язучы. Проза әсәрләре дә язды, тәрҗемә белән дә шөгыльләнде. Укучыларга төрек әдәбиятын тәрҗемә итеп, тәкъдим итте. Публицистикада да яхшы эшли иде”, - диде Эльмира Шәрифуллина.

Шагыйрә Бикә Рәхимова белән бик дус яшәгәннәрен искә алды. “Бикәнең иртә китүе нык ачындыра. Аның иҗаты турында фикерләремне “Мәдәни җомга”, “Татар иле” газеталарында чыгара идем һәм Бикә аларны бик яратып кабул итте”, - диде Эльмира Шәрифуллина.

Эльмира Шәрифуллина Бикә Рәхимованың рус мәктәбендә татар телен укытканын әйтте. “Ул балаларның күңелләренә үтеп керә белде, аудиторияне яулап ала иде. Бикә әдәпле, әхлаклы, салмак кына сөйли белә торган ханым булды. Бервакытта да ярсып, чәчрәп чыкмый иде, гомере буена шундый булды”, - диде шагыйрә.

“Татар теленең факультативка күчкән еллары. Укытучыларда кысрыклану хисе бар иде. Балалар белән бер очрашуда Бикә тотты да “Фатиха” сүрәсен укыды. Заллар шулкадәр яктырып китте. Халык башта сәерсенде, аннары шатланды. Укучылар алдында туган тел турында курыкмыйча сөйләү аларны да канатландырды ”, - диде ул.

Бикә Рәхимова 1939 елның 10 апрелендә Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туа. "Сәрвиназ", "Кырмыскалар өендә", "Ачыл, күңел!", "Урман радиосы", "Иделләр казанында" һ.б. китаплары чыкты. Аның шигырьләренә композиторлар А.Монасыйпов, Ш.Шәрифуллин, Р.Кәлимуллин, Ф.Галиева, Ф.Шәрифуллин, И.Байтирәк, М.Сөнгәтуллин, Г.Сафина һ.б. көй язган. 2011 елда вафат булган.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"