Каләм очында галәмне сурәтли алган язучы бәйрәме күрсәтелә
6 октября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Якшәмбе, 8 нче октябрь, “ТНВ-Планета” телеканалында Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең “Каләм очында галәм” дип исемләнгән иҗат кичәсе күрсәтелә.
Марсель Галиев – татар шагыйре, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Ул 1946 нчы елның 8 нче октябрь көнендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли. 1965-1968 нче елларда армиядә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 нчы елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә, 1974 нче елдан 1983 нче елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли.
Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре 70 нче еллар башында күренә башлый. 1979 нчы елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 нче елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Аның әсәрләре, кагыйдә буларак, интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.
Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең “Каләм очында галәм” дип исемләнгән иҗат кичәсен якшәмбе, 8 нче октябрь, “ТНВ-Планета” телеканалында 14:50 сәгатьтә карый аласыз. Кызыклы кичәне карарга онытмагыз.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)