Быел «Татарча диктант» онлайн форматта узачак
15 Сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.
«Киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан быел акцияне онлайн форматта уздырырга телибез. „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак», — диде Ленария Мөслим.
Акцияне оештыручы сүзләренә караганда, санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, халыкны традицион форматта аудиторияләрдә дә җыеп булачак. Моның өчен аудитория җыярга теләгән филолог www.diktant.tatar сайтында теркәлү узарга тиеш.
«Туры эфирдан карап өйләрендә диктант язарга теләүчеләр өчен телевизор экраннарында почта адресы һәм Whatsapp номеры күрсәтеләчәк. Язган эшне фотога төшереп, күрсәтелгән адреска җибәрәсе булачак», — дип аңлатты Ленария Мөслим.
Акциянең төп максаты — татар теленә һәм мәдәниятына игътибарны арттыру, аны шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирү. Соңгы елларда акция Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре һәм чит илләрдә дә популярлашты.
Татар-информ

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз