Быел «Печән базары» фестивалендә милли киемнән килгән кунакларга бүләк биреләчәк
«Быел беренче тапкыр „Печән базары“ кысаларында „Милли кием көне“ узачак. 2013 елда беренче тапкыр „Печән базары“ фестивален оештырганда ук ул флешмоб буларак үткән иде. Бу идеяне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. „Милли кием“ көне иммерсив театр рәвешендә була. Аның режиссеры — Камал театрының танылган режиссеры Айдар Җәббаров», — диде ул.
Гөлназ Бәдретдин милли кием киеп килгән өчен бүләкләрне Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе әзерләгәнен әйтте. «30 августта шәһәргә бәйрәм төсен өстәр өчен, халык милли киемнәрдән йөрсен иде. Төрле илләрдә шундый гадәт бар, мәсәлән, милли кием көне вакытында бөтен телевидение алып баручылары эфирга милли киемнән чыга. Безнең дә шушы акцияне гадәткә кертеп җибәрәсебез килә», — ди нигез салучы.
«Яр буенда узган гасыр башы Татар бистәсе яшәешен чагылдырган күренешләр уйнатылачак. Көн дәвамында кунаклар төрле мизгелләргә эләгеп, шушы чор мохитен тоя алачак. Әйтик, базар сәүдәгәре белән сөйләшеп алырга, яисә бистәдә яшәүчеләр белән бергә ТАССРның беренче картасын өйрәнергә мөмкин булачак», — диде ул.
Гөлназ Бәдретдин «Милли кием»не яңа шәһәр традициясен булдыру максатыннан оештырылганын билгеләп үтте. «Узган елларны „Печән базары“нда маркет төп урынны ала иде, быел исә без асылыбызга кайтырга булдык. Иммерсив театр халык арасында милли киемнән киенгән актерлардан гыйбарәт. Гади кеше аны актер икәнлеген аңламаска мөмкин, ул сценарий буенча кешене узган гасыр чорына алып кереп китәчәк», — диде ул.
«Печән базары» фестивален Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра. Фестиваль партнерлары: Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның мәдәният министрлыгы, Казанның парк һәм скверлар дирекциясе, «Иске шәһәр» префектурасы. Фестиваль беренче тапкыр 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Чараның төп максаты — XX гасыр башы чорының мохитен торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту.
Фото: "Татар-информ" архивы
Автор: Зилә Мөбәрәкшина
ТАТАР-ИНФОРМ
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
