Быел Казан мәктәпләре ашханәләрен 30 миллион сумга яңартканнар.
Казанның 87нче мәктәбендә пешерүчеләр һәрчак җитми торган була. Бер ел элек хезмәт хакын күтәрү ярдәм иткән. Хәзер 790 балага бишәү хезмәт күрсәтәләр.
Алинә СЕРГЕЕВА, аш-су остасы:
- Без алтынчы яртыда эшкә киләбез инде, былтырга карганда быел эш күбрәк ләкин зарплата шул ук калды.
Бер ел элек мәктәп ашханәсе пешерүчеләренең хезмәт хакы 7 мең тирәсе була, хәзер 17 мең. Быелдан бушлай булгач, башлангычлар 100 процент ашый, икенчегә дә керәләр, пандемия сәбәпле балаларны көн дәвамында берничә сыйныфлап кына ашаталар, эш арткан. Мәшакате күп, хезмәт хакы аз булгангамы, Казан буенча мәктәп ашханәләре кадрлар белән 93 процентка гына тәэмин ителгән. Шуңа хезмәт күрсәтү дә аксый, зарлар кимесә дә, бөтенләй бетмәгән.
Рима МӨХӘММӘТШИНА, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры:
- Быелгы уку елы башыннан килгән мөрәҗәгатьләргә килгәндә, әти әниләр ризык сыйфаты, тәме, мәктәп менюсында булган ризыктан зарлана. Ашларның суынган булуы бигрәк тә ризасызлык тудыра.
Моны исәпкә алып башкаланың күп мәктәпләрендә җиһазларны, савыт сабаны яңага алыштыралар. Моның өчен 30 миллион сум акча тотыла. Мәктәп ашханәләре дә төзекләндерелә. Хәзер әти - әниләр белән бергәләп сыйфатны яхшыртырга ди Илсур Метшин.
Илсур МЕТШИН, Казан мэры:
- Я думаю не все папы довольны своим ужином, где то подгорело.
Минем уйлавымча күп кенә әти-әниләр дә үз кичке ашлары белән тулысынча канәгать түгелдер, каядыр яна, каядыр көя бит. Балалар өчен тәмле ризык ул чипсы, кока кола, сосискы, шоколад. Алар өчен аш, парда пешкән кәтлит деликатес түгел, шуңа туклану мәсәләсендә без бөтенебез бер йодрык булып эшләргә тиеш.
Туклануга кагылышлы моң зарларны һәр мәктәп ишек төбендә торган менә шушы журналын язарга я булмаса махсус тартмага салып калдырырга була. Әти әниләр сүзе бу эштә иң үтемлесе. Әйтик зарлана торгач менюда язылган белән чынлыкта нәрсә ашатулары туры килә башлаган, алга таба ризык та суынмый башлар дип ышаныйк.
Казанның 30 мәктәбендә ни сәбәпледер мондый журнал алып барылмый икән. Анда балалары укыган әти әниләргә Туклану департаменты инстаграмына мөрәҗәгать итә ала. Аны әти-әниләр контроле булсын дип махсус булдырганнар.
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
