Бу шимбәдә узачак ярминкәдә өлкәннәрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар
4 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Республикада бу шимбәдә, 5 октябрьдә узачак авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чарага килгән әби-бабайларны коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
«Муниципаль районнар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, агросәнәгать комплексы предприятиеләре ярминкәләргә килгән өлкән буын вәкилләрен кайнар чәй, коймак, бөккән һәм башка камыр ризыклары белән сыйларга булды. Өлкәннәргә мондый сый-хөрмәт Казанның барлык ярминкә мәйданчыкларында да күрсәтеләчәк», - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Анатолий Никитин.
Ул билгеләп үткәнчә, 14 сентябрьдә башланган көзге ярминкәләр республика башкаласында, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрь һәм Усаклы бистәләрендә үткәрелә. Ярминкә мәйданчыкларының адреслары белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми порталында танышырга мөмкин.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)