"Бу хатадыр дип өметләнәм": танылган музыкант, баянчы Айнур Фатихов 37 яшендә вафат булды
14 октября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Бу хатадыр дип өметләнәм": танылган музыкант, баянчы Айнур Фатихов 37 яшендә вафат булды
Уфада танылган музыкант, баянчы Айнур Фатихов вафат булды. Аңа нибары 37 яшь иде. «Башинформ»га музыкантының үлемен Мәдәният министрлыгында раслаганнар, хәзерге вакытта барлык нечкәлекләре ачыклана. Фатиховлар гаиләсенең хастаханәдә дәвалануы билгеле, дип яза агентлык. Республика көне алдыннан Айнур Фатихов Ришат Төхвәтуллин белән чыгыш ясаган. Бу хакта артистның хезмәттәшләре сөйләгән. "10 октябрьдә генә чыгыш ясады, сәхнә артында шаярды. Ул авырган, күрәсең. Мин әле дә бу хатадыр дип өметләнәм", - дигән БРның халык артисткасы Рушанна Бабич. Фатихов Айнур Хәлит улы 1983 елның 22 февралендә Уфада танылган виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Хәлит Фатихов гаиләсендә туа.
2001 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты карамагындагы урта махсус музыка мәктәбен тамамлай. Баян класы буенча белем ала.
1997 елда Айнур Швейцариядә «Донья кубогы» халыкара баянчылар конкурсында VII урынды яулай, шулай ук укыган елларында төрлө халыкара конкурс-фестивальләрдә җиңү яуйлый. Уку елларында ук аны Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин кебек Башкортстан һәм Татарстанның популяр җырчылары чакыра башлады. 2007 елда аның соло альбомы чыга, анда ул үзен җырчы буларак сынап карый. Баяннан тыш, Айнур курайда, төрле гармуннарда, аккордеонда, тальянкада, кубызда уйнады. Башкорт һәм татар эстрадасында яхшы таныш иде.
MATBUGAT

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)