Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Болгар радиосы"ның Республика көне уңаеннан концертын 6 ди-джей алып барды

31 августа 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Болгар радиосы" өченче ел рәттән республика көнендә яраткан тамашачасын "Пирамида" концертлар залына җыйды. Бәйрәм концертында татар эстрадасының 30 җырчысы чыгыш ясады. Кичке 6да башланган тамаша өч сәгать ярым  барды.

Бәйрәм концертын Татарстанның халык артисты Венера Ганиева ачып җибәрде. Шулай ук тамашачы яраткан Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ, Азат Фазлыев, Илсөя Бәдертдинова, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов,  Рәфинә Ганиуллина, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ришат Төхвәтуллин, Динә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова  һ.б. чыгыш ясады.

"Республика көнендә "Пирамида" сәхнәсендә концерт куя башлавыбызга быел өченче ел, - диде "Болгар радиосы"ның баш мөхәррире Илфар Кәримов "Татар-информ"га.  -  Билгеле, беренче елларда халыкны җыю авыррак булды. Әмма тамашачы бер тапкыр сыйфатлы концерт карагач, аны көтеп тора. Билетлар инде берничә атна кала сатылып бетте. Шунысы үзенчәлекле: 30 август көнне куелган концерт сәхнәсенә "Болгар радиосы"ның барлык алып баручысы чыга. Бүген Фаил Гыймадов белән Дилбәр Фәиз эфирда калды. Калган барыбыз да монда.

Илфар Кәримов радионың барлык  алып баручыларның бәйрәм сәхнәсенә чыгуын отышлы алым дип саный.

"Радио тыңлаучылар безне күрми, белми, тавышыбызны гына ишетә. Шуңа күрә без республика көненә куелган концертка барыбыз да чыгабыз. Алар безне танып кала. Бу - радио тыңлаучылар белән күпер булдыру өчен дә яхшы",- диде мөхәррир.

Илфар Кәримов сүзләренчә, "Болгар радиосы" яңа сезонда да тыңлаучыларын сөендереп торачак.

"Иртәнге чәй" тапшыруының эфирга чыгуына бер ел булды. Ул яңа сезонда тагын да баеп, камилләшәчәк кенә. Структурасы шул ук калса да, уеннар үзгәрәчәк. Эфирда әлегәчә бара торган тапшыруларның берсе дә ябылмый",- диде мөхәррир.

"Болгар радиосы" - без Татарстанда беренче"  шигаренә тугры калып яши. Илфар Кәримов сүзләренчә, ЦАИРдан алынган мәгълүматлар буенча, "Болгар радиосы"н тәүлегенә 1 млн тыңлаучы тыңлый.  

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"