«БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ONLINE
Тантананы һәркем турыдан-туры трансляциядә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында, “Болгар радиосы” дулкынында һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп бара алачак. Премияне онлайн форматта уздыру - радио өчен беренче тәҗрибә түгел. Билгеле булганча, эпидимиологик хәл сәбәпле 2020 елның музыкаль премиясе дә онлайн форматта узды. Узган елны статистик мәгълүмат буенча онлайн концертны уртача 600 меңләп кеше караган. Айфон да уйнатылган иде. Быел да “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе “Кайнар хит” җиңүчеләренә, зәвыклы җырчыларга “Алтын йолдыз” тапшыру белән генә чикләнми. “Болгар радиосы” гадәттәгечә яраткан тамашачылары өчен туры трансляция барышында отып булачак бүләк әзерли.
Быел “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.
IX Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнәчәк!
“Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 11 декабрьдә ¬¬18.00 сәгатьтә “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм “Болгар радиосы” дулкынында тыңлап булачак. 6+
"Болгар радиосы"ның матбугат хезмәте
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
