Бәйрәм көнендә “Уеннан уймак” нәфис фильмы кабаттан тамашачылар белән "очраша"
Фильмның төп герое Илдар – татар авылында яшәүче гап-гади бер егет. Көтмәгәндә генә аның моңарчы билгеле булмаган туганнары табыла. Күрше-тирәдә яши торган туганнары гына түгел, ә чит илдә яши торганнары. Чит иле дә нинди бит әле – Америка! Сүз дә юк, мондый сенсациядән башкала журналистлары читтә кала алмый һәм алар, авылга килеп, баш герой хакында махсус сюжет төшерергә уйлыйлар.
Шушы вакыйгадан соң фильмның төп маҗаралары башлана да инде... Колхоз рәисе, авылны иң яхшы яктан гына күрсәтү теләге белән, Илдарны өйләндерергә була. Кызлардан читләшеп йөргән егеткә берничә көн эчендә чын-чынлап өйләнү, аңлашыла ки, булдырырдай эшләрдән саналмый. “Нигә Илдарны вакытлы гына өйләндермәскә соң?” дигән уй белән колхоз рәисе кәләш ролен авылда иң яхшылардан башкара алырдай кызга - чибәр һәм чая Фәйрүзәгә мөрәҗәгать итәргә уйлый. Бу хәйләдән нәрсә килеп чыгар?
Сорауга җавапны чәршәмбе, 30 нчы август, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Уеннан уймак” телевизион нәфис фильмын карап белерсез. Фильмның башлану вакыты 15:45 сәгатькә билгеләнгән.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
