Быелгы Тукай бүләге иясе белән “Ком сәгате” тапшыруы кабатлана
27 июля 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Якшәмбе “Ком сәгате” тапшыруында 2017 нче елның Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе иясе Харис Салихҗан катнаша. Татар дин эшлеклесе, танылган язучы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны катлаулы тормыш юлы гына үтеп калмыйча, аларны кәгазь битенә салып, халкына тапшыра алган галим дә санала.
Харис хәзрәт Салихҗан «А. Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары» һәм «Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)» китаплары өчен 2017 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек дип табыла.
Балачакта әтисе биргән дин нигезләре аны Ислам дине юлына кайтара – ул дини мәдрәсә тәмамлый. Ислам кануннары һәм Ислам әхлагы темаларына радио, телевидение, газеталар аша чыгышлар ясый. Аның «Исламның кыскача тарихы» исемле дәреслеге, «Мөселман исемнәре», «Тукайның Исламга мөнәсәбәте», «Ислам тарихы вә нигезләре» исемле китаплары Харис хәзрәт Салихҗанны хәзерлекле Ислам белгече буларак таныттылар. Күренекле аксакал белән кызыклы “Ком сәгате” тапшыруын карарга онытмагыз.
Дин эшлеклесе һәм галим Харис хәзрәт Салихҗан белән “Ком сәгате” тапшыруы якшәмбе, 30 нчы июль, 19:10 сәгатьтә "ТНВ-Планета" телеканалында эфирга чыга.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)