«Бик тырыш егет ул» - 83 яшьлек әбине көчләгән ир турында авылдашлары ни сөйли
Актаныш районының Иске Богады авылында тетрәндергеч хәл килеп чыккан: 57 яшьлек ир 83 яшьлек күрше әбисен көчләгән. Бу вәхшилекне ул 23 февраль көнне кылган. Хәзерге вакытта Татарстан Прокуратурасы әлеге җинаятьнең сәбәпләрен ачыклый.
Социаль челтәрләрдә, әлеге әбине алты сәгать ерткычларча җәзалаган, дигән хәбәрне ишеткәч, йөрәк жу итеп китте. Авылда ялгыз яшәүче өлкәннәрнең тынычлыгы югалмасмы? Әлеге хәбәр дөреслеккә туры киләме? Авылның әхлагы кая таба бара?
– Авыл өчен бик күңелсез хәл, әлбәттә. Әмма әхлак бетте дип әйтеп булмый. Төрле хәлләр була. Авылда тәртип саклау мәсьәләсендә эш алып барыла. Авыл җирлеге белән хуҗалык төнлә кизү оештыра, авылга күз-колак булып, барысын да тикшереп чыгабыз. Бу хәл исә көндез булган. Әбине алты сәгатьләп җәзалаган дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Мондый ялган мәгълүмат таратучыны эзләп табарга кирәк, – диде Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов.
Илсур әфәнде әйтүенчә, әлеге ир өйләнмәгән, соңгы вакытта үзе генә яшәгән. Әбигә ул эшләрендә булышкалап йөри торган булган. Мондый хәл булыр дип берәү дә башына китермәгән. Моңа кадәр алай эчү белән мавыгып йөрмәсә дә, соңгы вакытта исерткеч эчемлекләрне ешрак куллана башлаган.
– Бик тырыш егет ул. Кыш көне авыл хуҗалыгы техникасын төзәтсә, яз көннәрендә чәчүдә катнашты. Эшкә вакытында йөрде, хәтта иртүк килеп җитә иде. Кеше буларак та начар сүз әйтә алмыйм. Бәйрәмнәрдә эчкәли торган гадәте бар иде. Эчкәне өчен штраф та салдырганым булды. Гаебен танып, гафу үтенә белә иде. Бу хәлне кылганда салмыш булган. Эчкәч, башы чуалып киткәндер. Башында ниләр булганын әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта кулга алдылар, тикшерү эшләре бара,– ди Илсур Филис улы. – Әби ялгыз яши иде. Ачык күңелле, сөйләшергә ярата. 2016 елда социаль хезмәткәр билгеләгән идек, әмма взнос түлисе була дип, каршы килде. Әби – хәзерге вакытта тернәкләндерү үзәгендә.
матбугат
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
