Быел Татарстанда 44 фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак
14 декабря 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
2018 елда Татарстанда сафка басарга тиешле 44 фельдшер-акушерлык пунктларының 33ендә халыкка хезмәт күрсәтелә. Калганнарын декабрь азагына кадәр төзеп бетерү ниятләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
Ул программаның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2012 елда гамәлгә кертелгәнен искәртте. Шул вакыттан бирле 2 меңнән артык сәламәтлек саклау объектында (ФАПларны да исәпкә алып) 1,98 млрд сумлык эшләр башкарылганын әйтте. Барлыгы 550 мең квадрат метр мәйданда төзү, төзекләндерү эшләре үткәрелгән.
“2012 елдан 2017 елга кадәр 412 ФАП, 14 табиб амбулаториясе сафка басты. Быел исә, 44 ФАП, 11 табиб амбулаториясе төзелде. Аларны кушып, республикадагы ФАПларның саны декабрь ахырына 456 га җитәчәк”, - диде Илшат Гыймаев.
Ул, шулай ук, быел республикада медицина тармагының беренчел звеносында 7 объектта капиталь ремонт һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итү эшләре башкарылганын билгеләп узды. 2018 елга каралган эшләрнең һәммәсенә 330 млн сум акча сарыф ителә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)