Быел Татарстанда 30 фермер хуҗалыгына кадәр 30 км юл төзеләчәк
28 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда 30 фермер хуҗалыгына 30 км юл төзеләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.
Ул республикада юллар төзелеше буенча планнар белән уртаклашты. Быел шулай ук бакчачылык ширкәтләренә керү буенча 25 километр озынлыкта 28 юл участогын төзекләндерү ниятләнә.
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге 238,9 км юлны һәм 4 күперне төзекләндерү планлаштырыла. 50 км яңа юл, 7 күпер, 3 юлүткәргеч төзеләчәк. 4 күпергә капиталь ремонт ясалачак.
Алты авыл торак пунктына керү урынында каты өслекле юллар төзеләчәк. Федераль бюджет акчасы да кулланылачак.
Юл-урам челтәре ремонты буенча төп өч социаль программа гамәлгә ашырылачак. Авылларда 380 урамда 150 км озынлыкта вак ташлы-комлы юллар булдыру көтелә. Авылларда 340 урамда 312 км озынлыкта асфальт юллар төзекләндереләчәк. Муниципаль юл фонды кысаларында 120 км озынлыкта 300 урамда ремонт башкарылачак.
Шулай ук, юл-урам челтәрендә 226 медицина учреждениесенә, 463 мәктәпкә, 410 балалар бакчасына, 280 башка объектка керү юлларында ремонт үткәреләчәк.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)