Быел “Нәүрүз” театр фестивале спектакльләрен театр продюсерлары караячак
22 марта 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
«Нәүрүз» төрки театрлар халыкара фестиваленә быел театр продюсерлары чакырулы. Бу хакта “Нәүрүз” театр фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Без фестиваль алдына, төрки халыкларны берләштерү миссиясенә өстәп, милли мәдәниятне дөньяга чыгару максатын да куярга телибез. Шунлыктан быел театр белгечләре санын киметеп, продюсерлар чакырабыз - безне башка илләрдә белсеннәр. Төрки театр ул бик бай. Элеккеге СССР илләрендәге Милли театрлар дөньяга киң танылмаган. Ә танытасы килә”, - диде режиссер.
Фестиваль программасын Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузия театр продюсерлары караячак.
XIV Халыкара төрки театрлары фестивале быел 1 – 8 июнь көннәрендә үтә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)