Быел Казанда Белем бәйрәме 2 сентябрьдә була
26 августа 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Быел Белем көне дүшәмбе, 2 сентябрьдә узачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.
«Без Белем көнен 2 сентябрьдә үткәрергә киңәш итәбез. Әмма һәр белем бирү учреждениесе мөстәкыйль карар кабул итәчәк: теләсәләр — 1 сентябрьдә үткәрерләр, теләсәләр — икесендә, чөнки 1 сентябрь ял көне була», - дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.
Аның сүзләренчә, быел Казан мәктәпләренә беренче тапкыр 19 мең беренче сыйныф укучысы барачак, 120 меңгә якын мәктәп укучысы каникуллардан килә.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим иткән, ул быел якшәмбегә туры килә.
«Уку елын 1 сентябрьдә башлау теләге - ата-аналарга һәм балаларга, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү. Бу уку елына яхшы омтылыш булыр иде», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)