МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Биектауда балалар хәрби техниканы җимергәннәр

Җиңү паркында урнаштырылган хәрби техниканы җимергәннәр. Техниканың кул сузымындагы барлык өлешләре тар-мар ителгән. Җан өшеткеч ерткычлык күренешен үз күзләрең белән күрмәсәң, күңел ышанмый да. Кызганыч, кабатланмас үзенчәлеккә ия хәрби-тарихи һәйкәлләр бүгенге көндә капиталь ремонт көтә. Хәрби техника моннан 9 ел элек, 2012 елда, Җиңү паркы ачылу уңаеннан урнаштырылган иде. Шул вакыттан алып хәрби композиция район тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелгән иде. Җиңү көне алдыннан техника ел саен яңартылып торды.

Узган елның ноябрь аенда ике яшүсмер кыз районның үзәк паркындагы фонарьларны ваттылар. Аларның бу "кара" эшен паркка урнаштырылган видеокамералар "күзәтеп", яздырып барган. Озак та үтми, кызларның кем икәнлекләре дә ачыклана. Ул вакытта берәү дә әлеге әшәкелек турында полиция органнарына гариза язмый. Олы тормыш юлына аяк басарга торган яшүсмерләрнең язмышын алдан ук бозып куярга теләмәүдән генә шулай эшләнә. Чөнки хокук саклау органнары күзәтүендә торган криминал белән бәйле яшьләрнең киләчәге дә томанлы булырга мөмкин. Андыйларга уку йортларының да ишеге ябык була, вандалларны бер генә оешма да эшкә алмаячагы көн кебек ачык.

Җиңү паркында башбаштаклык күренешенең шаһиты булган кешеләр әйтүенчә, ул көнне паркта 13-14 яшьлек яшүсмерләр күңел ача. Хәрби техниканың җимерелүе турында гариза да бүгенге көндә полиция органнарына барып җитмәгән. Әмма яшүсмерләрнең әти-әниләренең административ җаваплылыкка тартылачагы турында шик юк. Бу очракта хәтта җинаять җаваплылыгы да гамәлдә кала.

“Кызганычка каршы, бүгенге заманда арабызда бернинди кызыксынуы булмаган, яхшы белән яманның аермасын күрмәгән, агрессив балалар да үсә. Ата-бабаларыбызның хәтеренә тупас орыну, алар батырлыгы белән бәйле кыйммәтләргә кул сузу кебек коточкыч хәлләр адым саен кабатланып тора. Без вертолет һәм самолетны берничә тапкыр ремонтлаган идек инде. Әмма яшүсмерләр өчен бер генә изге әйбер дә юк. Башбаштаклык актларына каршы нидер эшләргә кирәклеге көн кебек ачык”, - ди, ачынып, Җиңү паркы директоры Георгий Авагян. Тулырак:

матбугат
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК