Бүген IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлый
19 июля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген, 19 июльдә, "Милли тормыш һәм дин" дип исемләнгән IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башлана. Ике көн дәвам итәчәк әлеге эшлекле дини чарада Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән - барлыгы 1100 делегат, шул исәптән Татарстаннан 80 дин әһеле катнашыр, дип көтелә. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы "Мәрҗани эзеннән барсак югалмабыз" дигән шигарь астында узачак. Форум программасына өстәмәләр керткәндә, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: "Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чаралар форум программасына керергә тиеш", - дигән иде.
Форумның 1нче көнендә 4 секция эшләячәк:
1нче секция - "Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру" - ТР Мәдәният министрлыгында;
2нче секция - "Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар" - IT-парк бинасында;
3нче секция - "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре" - "Казан" милли мәдәният үзәгендә;
4нче секция - "Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле" - Татарстан Фәннәр Академиясендә узачак.
12.00-12.30 сәгатьтә "Мәрҗәни" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән өйлә намазы укылачак.
14.30-17.00 сәгатьләрдә Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле" секциясе эшендә модератор буларак чыгыш ясаячак.
IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 19-21 июль көннәрендә Казанда узачак. Быелгы форум Бөтендөнья татар конгрессының VI чираттан тыш съезды белән үрелеп барачак, шуңа күрә уртак чаралар да көтелә. 20 июль көнне пленар утырыш планлаштырылган. 21 июль көнне барлык делегат һәм кунаклар "Изге Болгар" җыенында катнашачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)