Бүген Истанбул татарлары Татарстан Президенты белән очрашырга әзерләнә
15 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичке якта Истанбул татарлары белән очрашачак. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тә катнаша. Бу турыда "Татар-информ"ның Төркиядәге үз хәбәрчесенә Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин хәбәр итте.
Программада Истанбул татарлары вәкилләренең сәламләү чыгышлары булачак. Шулай ук тарих галиме, профессор Надир Дәүләт, Садри Максудинең оныгы, филология фәннәре кандидаты Гөнул Пултар, Мармара университеты галимәсе Ләйсән Шахин чыгыш ясаячак.
Очрашуга Төркия югары уку йортларында белем алучы Татарстан студентлар да чакырылган. Президент белән күрешү кичәсендә 40 кеше катнашачак. Исемлектә Идел-Урал төрекләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы сайлаган кешеләр урын алган. Очрашу 40 минут дәвам итәчәк дип билгеләнгән.
Татарстан Президентының Истанбул татарлары белән очрашуы Төркиягә рәсми эш сәфәре кысаларында оештырылган. Рөстәм Миңнехановның иртәнге якта Бурса шәһәрере җитәкчелеге белән очрашуы һәм Төркиянең кайбер сәнәгать оешмалары белән танышуы каралган. Шулай ук Төркиянең яңа төзелгән иң зур “Чамлыҗа” мәчетен дә карап чыгуы көтелә.
Айрат Гатауллин әйтүенчә, иртәгә Татарстан Президенты Төркия сәүдә министры Рухсар Пәкҗан белән очрашачак, алга таба алар икесе “Татарстан-Төркия” эшлекле форумына катнашачаклар. Рөстәм Миңнехановның шулай ук Истанбул губернаторы Али Йерликая белән күрешүе, Ислам мәдәнияте һәм сәнгатен өйрәнү институты ИРСИКА эшчәнлеге белән танышуы каралган.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)