Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

«Безнең җыр» лабораториясенең финал концертына узган җырлар билгеле

19 декабря 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең финал концертына җырлар сайлау этабы узды. Жюри әгъзалары яңа иҗат ителгән утыз җырның унтугызын сайлап алды. Бу хакта лаборатория кичәсенең соңгы өлешендә билгеле булды.

Жюри әгъзалары барлыгы унтугыз җырны бәяләде. Бер җыр — тамашачылар хозурына калдырыла, әлеге җырга «Интертат» сайтында теләгән һәр кеше бәя бирә алачак.

Алинә Шәрипҗанова «Мин кем»
Филүс Каһиров «Мин сине җырымнан эзләдем»
Айгөл Гардисламова «Мин бәхетнең өске катында»
Илгиз Мөхетдинов «Яшә! Сула! Ярат!»
Диләрә Төхвәтуллина «Үзең кирәкле»
Азат Кәримов «Бөтенлеген бозып күләгәмнең…»
Айгөл Хәйри «Күчмә кошлар җыры»
Илгиз Мөхетдинов «Очасы гына»
Сөмбел Ситдыйкова «Без үстек»
Зәринә Вильданова «Җиләкле җәйләрдә»
Айгөл Гардисламова «Язмышым бүләге»
Эльза Исламова «Синсез яшәргә»
Илүсә Хуҗина «Дөнья сере»
Алинә Кәримова «Көтмә син»
Илнар Миранов «Мин Казанга кайтам»
Алсу Фәйзуллина «Мин яшим сәхнәдә»
Эльмира Кәлимуллина «Ак фәрештә»
Артур Исламов «Моң авазы»
Эльза Исламова һәм Артур Исламов «Казан»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев татар җыры «ятим калган шикелле» булуын әйтте. «Соңгы егерме елда берничә тапкыр моңсуландым. Берсе — бөек җырчыбыз Хәйдәр Бигичев бакыйлыкка күчкәннән соң. Аның дәрәҗәсендәге җырчыларыбыз булыр микән киләчәктә дип, борчылдым. Быел Илһам ага Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Сәхәбиев китеп барганнан соң, мин бераз моңсуланып, ятим калган шикелле булдым», — диде ул.

Жюри әгъзасы, җырчыларны бәяләп, «сез шушы бушлыкны тутырдыгыз», дип мөрәҗәгать итте. «Сезгә бик зур рәхмәт. Бүгенге көндә татар җырына нәрсә җитми? Татар моңы. Ул көннән-көн югала бара. Моңа да игътибар итсәгез иде. Мин татар җыры эталоны дип Илһам Шакировны атадым һәм киләчәктә дә атармын. Аны кат-кат тыңлап, сезгә әле күп нәрсәгә өйрәнәсегез бар», — диде Разил Вәлиев.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Резеда Әхиярова барысын да искиткеч дип бәяләде. «Үземә кайбер ачышлар ясадым. Минем өчен композитор Миләүшә Хәйруллина яңа ачыш булды. Сәхнәдә коллегаларым басып тора, аларга да рәхмәт әйтәм! Тырышып, матур җырлар иҗат иттегез», — диде ул.

Жюри әгъзасы җыр текстлары озын булырга тиеш түгел, дип әйтеп узды. «Композитор буларак әйтәм, җыр текстлары шуның хәтле зур булырга тиеш түгел, чөнки бөтен мәгънә дә күңелгә барып җитми, арыта. Җырларны киләчәктә концертларга кертсәләр, җырчыларга да күп сүзләрне ятлау авырдыр дип уйлыйм. Шагыйрь булмасам да, әйтәм: иҗекләргә дөрес басым ясагыз, татарча, табигый булсын иде», — диде Әхиярова.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"