Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Беслан мәктәбендәге терактта һәлак булган татар укытучысын искә алдылар

4 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә мәктәптә булган теракт корбаннарын искә алдылар. Һәлак булучылар арасында татар хатын-кызы Гөлемдан Умерова да булган. Аның хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Төньяк Осетия – Алания Республикасы “Габдулла Тукай исемендәге татар милли-мәдәни җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Нурислам Галимов сөйләде.

2004 елның 1 сентябрендә Бесланның 1нче мәктәбенә террорчылар бәреп кереп, 1,2 мең кешене тоткынлыкка ала. Тоткынлык вакытында һәм аларны 3 сентябрьдә азат иткәндә 334 кеше һәлак була, шуларның 186 – балалар. Тоткынлыкта булган 126 кеше инвалид булып кала. Аларның 70 – балалар. Аларның күбесенә хәзерге вакытка кадәр реабилитация кирәк.
Нурислам Галимов әйтүенчә, Умерова Гөлемдан Хаҗимөхәмәтовна башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Ул татар кызы, кияүгә чыккач, Ватаева фамилиясен ала. Гөлемданның ире бу вакыйгаларга кадәр үк, йөрәге кинәт тоту сәбәпле, вафат була. Аннары озак та үтми, Гөлемдан ханымның улы шул ук диагноз белән вафат була. "Гөлемдан Умерованың  өч кызы була. Ул 8 класста - үзенең классында укыган кызы белән бергә тоткынлыкка эләгә. Тоткынлыктан кешеләрне азат итү операциясе башлангач, ул балаларны коткарырга керешә. Үзе котыла алса да, чыгып китми, спортзал тәрәзәсенә балаларны китереп тора. Чираттагы баланы коткарганда Гөлемдан авыр яралана - аның аягы өзелә. Кан югалтудан ул һәлак була", - дип сөйләде Нурислам Галимов.

Гөлемданның кызы исән кала. "Аның өч кызы да хәзерге вакытта исән. Гөлемданның әнисе шуларның берсе белән Бесланда яши. Башка кызлары күченеп киткәннәр, аларның үз язмышлары”, - дип сөйләде Нурислам Галимов.

Нурислам Галимов сүзләренчә, Бесланда даими рәвештә искә алу чаралары үтеп тора. “Зур-зур чаралар гел була. Төрле төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан килгән кешеләр белән мәктәпкә дә, зиратка да барабыз. Балалар күккә ак шарлар очырта”, - диде ул.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"