Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Бер җәйдә өйле булу: арзанлы һәм сыйфатлы йортны ничек салырга?

25 августа 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Өй төзүнең ние бар – мүклисе дә, чуклыйсы гына, диләр. Бу эшне башкарып караган кешеләр әлеге әйтемне ишетүгә мыек астыннан кеткелдәп куярлар.

Үзебез дә быелгы изоляциядә фатир һавасыннан тәмам туеп, Казан читендә йорт җиткердек. Безнең төзелеш чагыштырмача шома барды, чөнки ирем шул юнәлештә эшли, беренче генә йорт күтәрүе түгел. Аның да тәҗрибәсенә нигезләнеп, үзебезнең баштан үткәннәрне язам, бәлки үз йорты белән яшәргә хыялланучыларга киңәшләремнең файдасы тиеп куяр.

Подрядчы 200 мең сумнарын алып качты
Өй төзү дигәч, башта мең төрле сорау туа. Кемнән төзетергә? Нинди материалдан? Документ эшен нәрсәдән башларга? Проектлар ясату, җир асты тикшерүләре кирәкме, әллә акча суыру коралымы ул? Төзелеш кирәк-ярагын кайдан алырга? Шушыларны уйлап, баш кашып утырганда, инстаграмдагы: «Өч айда җаныгыз теләгән өйне төзеп бирәм», — дигән белдерүләргә, матур-матур фотоларга күз төшә башлый. Дөрес, үз проектыңны сызып, җәфаланып тормыйча, алардан әзер яңа өй дә сатып алырга була. Тик бу очракта бик карап эш итәргә кирәк. Сатарга дигән өйләрнең күп очракта арзанлы чималдан төзелүен онытмагыз, аларның нигезләре дә сай була. Димәк, өйнең идәне салкын булырга, стеналарында тора-бара ярыклар барлыкка килергә мөмкин дигән сүз. Шулай да, барыбер әзер йортка тукталгансыз икән, төзүче оешма һичьюгы фото һәм видеодәлилләр күрсәтсен, өйнең төзелү процессы белән сезне дә таныштырсын.

Икенче вариант — өйне карап торып төзетү. Монысында подрядчы оешма белән алдан проектын төзисең, акчасын түләп куясың, аннан төзелешне видеокүзәтү аша сыңар күз белән караштырып утырасың. Җир участогын үзең сайлап алу мөмкинлеге дә бар, подрядчы да берничә вариант тәкъдим итә, гадәттә. Әзер өй сатып алуга караганда, мондый тораклар ышанычлырак, әмма кыйммәтрәк. Гомумән, өй төзегән подрядчы кесәсенә сез түләгән сумманың кимендә 1-1,5 миллион сумы кереп утыра икәнен онытмагыз. Оешманың репутациясе саллырак, офислары әйбәтрәк, рекламалары күбрәк булган саен, үзләренә кала торган процентлары да зуррак. Әмма бу гына да сыйфатка гарантия түгел.

Берничә ел элек гаилә дусларыбыз өй төзегәндә шулай алданды. Төс-кыяфәткә ярыйсы гына күренгән подрядчы белән килешү төзеп, эшне башлап җибәрделәр. Шуннан бригадирлары кирпеч өчен дип дусларыбыздан 200 мең сум акча алган. Көтәләр-көтәләр, кирпеч кайтмый да кайтмый. Күпмедер вакыттан соң подрядчы да табанын ялтыратты. Төзелеш тә тукталды, акчадан да җилләр исте. Заводка шалтыратсалар, кирпечкә заказ да бирүче булмаган… Подрядчыны табып, машинага утыртып, бармак янап та сөйләшеп карадылар, суд белән куркытып та. Нәтиҗәсе булмады. Шул акчаларын жәлләп, дусларыбызның ярты башлары агарды — аның өчен күпме эшлисе бит! Ахыр чиктә, бүтән төзүчеләр табып, эшләрен шулай дәвам иттерергә мәҗбүр булдылар.

Шулай төп башында утырып калмас өчен, иң яхшысы — подрядчыны таныш кешеләр киңәше буенча сайлау, килешүләр төзү, акча биргән саен расписка яздыру, адым саен контрольдә тоту.  

Өй төзүнең моннан да катлаулырак юлы бар — дилбегәне үз кулыңа алып, төзелеше мөстәкыйль рәвештә ерып чыгу. Җаның теләгән бригадалар сайларга, күп акыл сорамый торган урында кара эшчеләр ялларга (сүз уңаеннан, аларның сигез сәгатьлек эш көне 1,2-1,5 мең сум) мөмкин, кайсыдыр эшне үзеңә дә башкарырга була. Монысы буш вакыты булганнар, подрядчыга дигән теге бер-ике миллион тәңкәне экономиялисе килгәннәр өчен. Без дә шул юлдан киттек.

Җир кишәрлеге сайлыйбыз
Бу очракта беренче булып җир кишәрлеге сайлау мәсьәләсе килеп баса. Хәзер Казан тирәсендәге участок бәяләре шул дәрәҗәдә күккә ашты, кайбер яхшырак урыннарда бер сутый хакы бер миллион сумга җитә хәтта. Шуңа күрә урта хәлле кешеләр бакчачылык ширкәтләрен штурмлый башлады. Анда газ-су кертү мөмкинлеге әле офыкта гына шәйләнгәнгә күрә, бәяләр ул кадәр тешләми. Шулай да, шәхси торак төзелеше (ИЖС) категориясенә караган җирләргә тукталу хәерлерәк — биредә өй төзергә тулы хакыгыз булачак. Бүген Казан читендәге 5-6 сутый җир 1,5 миллион сум тирәсе тора.

Аннан, уты, суы, газы кергән кишәрлек алсагыз, киләчәктә өстәмә баш авыртуыннан интекмәссез. Ә коммуникацияләре булмаган участоклар бераз очсызрак йөри.

Җир кишәрлеген көзен яки язын сатып алырга киңәш итәләр. Тигезлеген карагыз. Соңыннан арба-арба туфрак кайтартып, тигезләп интегәсе булмаса әйбәт.

Шулай ук җир сайлаганда күрше-тирә белән танышу да комачауламас, кемнәр белән янәшәдә яшәргә туры киләчәген белеп торырга кирәк. Ул тирәдәге экологик вәзгыятьне чамалау, балалар бакчасы һәм мәктәпләрнең кайда урнашуын алдан уйлап эш итү хәерле.

Проект: ясатыргамы, юкмы?

Төзелеш башлар алдыннан бөтен рөхсәт кәгазьләрен алып куярга кирәк. Якынча проектны сызгалап, чикләрне билгеләп, бөтен инстанцияләргә йөреп чыгу безнең берничә ай вакытны алды. Ул матавыкларны кыш көне иркенләп башкарсагыз яхшы. Шулай ук өйнең проектын төзү, ишегалдын планлаштыру эшләре өчен дә кышның озын кичләре таманга туры килер. Чик дигәннән, анысына да таләпләр катгый хәзер: капка белән өйнең арасы — биш метр, ян күрше чигеннән йортны кимендә өч метр калдырып төзисе, гараж-мунчаларны — коймадан бер метр китеп, хәтта кечкенә куакларны да ике арадагы коймага терәтеп утыртырга ярамый. Күршең белән дошманлашасың килмәсә, боларны да алдан ук колакка киртләп куярга кирәк.


Профессиональ төзүчеләр, әлбәттә, эшкә тотынганчы башта җир асты суларын өйрәнергә, аннары махсус оешмаларга барып, яхшы проект төзетергә киңәш итә. Анысының бәясен дә белештем: өстән-өстән генә өй схемасын сызгалап бирү өчен өч мең алалар, яхшырак проектлар өчен 30 мең сорыйлар, инде энәсеннән җебенә кадәр әзерләп бирү өчен 200әр мең сораучылар да бар.

Ләкин күпчелек халык башка юл сайлый — өй схемасын интернеттан таба да, үзенчә боргалап-төзәткәләп, шуны төзеп чыга. Зур, катлаулы өй төзим дисәң, фундаментны дөрес чамалап, төзелеш материалларын ялгышмыйча санау өчен, бәлки, чынлап та, проект оешмасына мөрәҗәгать итү хәерледер. Без исә беренче юлны сайладык һәм проект өчен бер тиен дә түләмәдек.

Өйнең нигезен нинди тирәнлектә казырга?
Нинди фундамент ясарга? Лента формасындамы, субай кагыпмы? Нинди тирәнлектә казырга? Интернеттан актара башласаң, бу урында белгечләрнең фикерләре дә тәңгәл килми. Сатуга дип төзүчеләрнең күбесе 40-60 см белән чикләнә, аннан субай кагып, нигезне өстәмә ныгытып чыгалар. Без Татарстанда җирнең кату үзлеге 1,7 метр тирәнлектә икәнен исәпкә алып, шул чама казыдык. Ләкин бу урында стеналарның нинди булачагын да игътибарга алырга кирәк. Агач, каркас кебек материаллар җиңел санала, алар өчен нигезне субай кагып кына да ясыйлар. Газоблоктан төзүчеләр дә шактый хәзер, ул да чагыштырмача җиңел. Менә кирпечтән ике-өч катлы йорт җиткерәсең икән — нигезгә йөкләмә зур булачак, яхшырак казыйсы дигән сүз.

Элек безнең әти-әниләр заманында нигезне көздән ясап, диварны өю эшен киләсе елга калдыралар иде. Моның сәбәбе дә җитди яңгырый — фундамент бер ел утырырга тиеш! Хәзерге төзүчеләр ул фикер белән килешми. Шәхси йортлар төзү белән шөгыльләнүче бер фирманың җитәкчесе Ильяс Гыймадов белән дә бу хакта сөйләшкән идек.

— Элек кешенең бер сезонда йорт җиткерерлек мөмкинлеге булмаган. Акчасы җитмәгән, материал кытлыгы булган. Шуңа күрә бер елда фундамент ясаганнар, икенче елга түбә астына керткәннәр, өченче елда эчен эшләүгә тотынганнар. Ләкин СанПиН нормалары буенча, бетонга ныгу өчен 21 көн вакыт җитә. Фундамент ясап, бер айга якын вакыт үткәннән соң, курыкмыйча эшне дәвам итәргә мөмкин. Әгәр шәхси йорт фундаменты ныгыганны бер ел көтү мәҗбүри булса, күп катлы йорт нигезен ничә ел көтәсе? Казанны шундый зур тизлек белән төзи алырлар идеме? — диде Ильяс Гыймадов.  

Кирпеч кибетләрендә йөреп хисләндем...
Баштарак ирләр эшенә кысылмыйча, башны юләргәрәк салып йөрсәм, кирпеч сайлауны үз кулыма алдым. Ә монда күзләр камаша! Игътибар да иткәнем юк иде — Казанда бихисап кирпеч кибетләре бар икән. Кайберләрендә үзем кебек үк хатын-кызлар сөйли, барысының да үзлекләрен аңлата, кирпечләрен борын төбендә селки-селки мактыйлар. Арзанлырак вариант телисең икән — Казанның Кощак заводының 16 сумлык кирпечен кайтарып аударалар, юньлерәк дигәнен 21-24 сумнан Мәскәү тирәсеннән бер атна көтәсе, инде череп баегансың икән — һәр кирпечкә бер евро түләп, Италиядән тиклем заказ бирәсең. Кирпечләр арасында хисләнеп, бер атна тирәсе йөрдем, бөтенесенең бәясен чагыштырдым. Инде сатучылар миннән туеп беткәндер дисәм, «Ю-у-к, әле бер ай сайлаучы хатын-кызлар да бар», — диештеләр кирпеч сатучылар көлешеп.

Ниһаять, кирпечебез 1-2 атна дигәндә Түбән Новгород шәһәреннән кайтып җитте. Хәзер диварларны өйдерергә кирәк бит инде. Бу мәсьәләдә быел эшләр катлаулырак икән: чикләр ябык булу сәбәпле, ел саен җәен эшкә килүче үзбәк, таҗиклар юк. Төзелеш базарында үзебезнекеләр генә, эшче көчләргә кытлык, өлгерә алмыйлар, халык һәркайсына чиратка баскан. Шулай да, җае чыкты — ике атна дигәндә стеналарыбызны күтәреп бирделәр.

Түбәне география укытучысыннан яптырдык.

— Кышын мәктәптә укытам, җәен егетләр белән түбә ябып йөрибез. Быел дистанцион укыту кертелгәч шәп булды, марттан бирле түбәдән төшкән юк. Эштән китәсем килми, кыш көне төзелештә барыбер заказлар юк, — диде Илнар, тәмәке көйрәткән арада. 

Үзем өчен тагын бер ачыш ясадым: түбә калаен, башка материалларны сайлаганда «авито» сайтын читләтеп узмаска икән. Чагыштыра башлагач, иң арзанлы бәяләрнең шунда икәнен аңладым. Моннан тыш, сатып алынган һәр материалга касса чегы сорарга онытмагыз. Соңыннан салым инспекциясенә мөрәҗәгать итеп, төзелешкә киткән ике миллион сумның 13 процентын кайтарып була. Димәк, 260 мең сум кесәгә кире әйләнеп кайта дигән сүз. Шәп бит!

Алтын кагыйдә: эшләмәс борын аванс бирмәскә!
Әйе, төзелеш өлкәсендәге алтын кагыйдә бу. Эшче бригадалар сайлаганда кешегә ышанып бетәргә ярамый. Бигрәк тә эшкә чыкмас борын аванс сорый башлыйлар икән, андыйларны ераккарак җибәрүең хәерле. Төзелеш шундый өлкә: монда акча да күп, әмма төп башына утыртырга җай эзләп йөрүчеләр дә буа буарлык. Биредәге кайбер эшчеләр акча теләнү буенча чегәннәрнең дә борынына чиртәләр! «Автобуска түли алмыйм, акча җибәр әле», «Өйдәге газны өзеп киттеләр, балалар белән өшеп утырабыз», «Хатыным куркыныч юл һәлакәтенә эләкте, эшкә чыга алмыйм», «Ипи алырга акчам юк, кибеттә тора идем», «Безне полиция алып китте, акча төртмәсәк, төрмәгә ябалар», «Аягымны сындырдым, хастаханәдә ятам» — ничек кенә акча сорамыйлар! Беренче вакытта ирем эшчеләрнең бу сүзләренә ышанып, коткыга бирелә, минутында акча җибәрә иде. Аннан тормыш ышанмаска өйрәтте. Чынлыкта исә, бу мескенләнүләр артында билгеле сәбәпәр ята: йә бу эшче салган һәм эшкә чыгарлык рәте юк, йә башка керемлерәк урын тапкан, йә ата ялкау. Шуңа күрә колагыгызга киртләп куегыз: эшнең зур өлеше эшләнмичә, бернинди шартларда да аванс бирмәскә!

Аннан күпләрне тагын бер сорау борчый: үзбәкләр һәм таҗикларга ремонтны ышанып тапшырырга мөмкинме?

— Эшкә үзбәкләрне алып килсәң, кайбер хуҗалар шикләнеп карый. Әһә, арзанлы эшче көч тапкан, боларны бушка эшләтә дә безнең бөтен акчаны үзенең кесәсенә сала, дип уйлыйлар, — дип бу соравыма җавап бирде ирем Илмир. — Шуны тәгаен әйтә алам: яхшы белгеч үз дәрәҗәсен белә, беркайчан да арзанга эшләми. Үзбәкме ул, тиҗикмы, татармы… Хәбиб исемле бер таҗик егете плитка салып, аена 200 мең сум эшли, 4-5 телдә иркен аралаша, кулы кулга йокмый. Икенче бер рус егете бар, анысы хезмәт хакын көч-хәл белән 30 меңгә тутыра. Эшчеләрне милләтенә карап бүлү — нигездән дөрес түгел дип саныйм.

Ремонт осталарын ничек сайларга?
Төзелеш эшенә, ремонтка тотынган кешеләр өчен Илмир үз киңәшләрен дә тезеп китте:

— беренче очрашуда ук эшченең төс-кыяфәтенә игътибар итегез. Чиста-пөхтә киенгәнме, карап торышка салгалый торганга охшамаганмы, теле көрмәкләнмиме һ.б.;

— эш буенча сораулар биреп тә, эшченең үз өлкәсендә нинди белгеч икәнен ачыкларга мөмкин;

— эш инструментлары да кешенең осталыгы турында сөйли. Кеше кулын кесәсенә тыгып яки бер сумка белән эшкә килә икән, бу инде зур шик уята. Фатир ремонтлап көн күрә торган останың инструментлары белән, гадәттә, ярты фатир тула. Аларның брендлары да шырдый-бырдый булмый.

— төзелеш эшләрен сезонның кызган вакытында башкармаска тырышыгыз. Эшче көчләр табу да катлаулана, бәяләр дә икеләтә күккә аша. Мәсәлән, өй җиткерү эшенә иртә яздан тотыну әйбәт: эшчеләр дә буш була, бәяләр дә җәй уртасыннан гына арта. Фатир эчендәге ремонтка кыш көне, бөтен эшчеләр тик утырганда тотынсагыз әйбәт. Төзелеш материалларын да сезон төгәлләнгәч алып куйсагыз, отачаксыз. 

— материал кайтарту эшен дә яхшылап оештырыгыз. Соңыннан санап карасаң, әйберне китерткән өчен саллы гына сумма чыкканын аңлыйсың. Шуңа күрә барысын да берьюлы кайтартырга тырышырга кирәк.

Менә шушы киңәшләрне истә тотып, бер катлы, 100 квадрат метр мәйданлы йортны түбә астына кертү, ишек-тәрәзә кую, коймалар-капкалар тоту өчен ике миллион сум китте. Казанда хәзер ике бүлмәле фатирларның да җидешәр миллион торганын исәпкә алсаң, бу бәя түзәрлек кебек. Шулай да, үз башыннан үткәннәр кисәтеп куйды: бу әле башы гына, үз өеңдә эш бер дә бетми, аны гомерең буе өясе дә өясе...


Фото: Лилия Заһидуллина 
Автор: Лилия Заһидуллина 
ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"