Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

«Бер пациентым, ниндидер эчке тавышны тыңлап, үзенең бугазын кискән...»

Клиникага бер яшь кенә ир килеп керде дә хатынының алты көн баш күтәрмичә эчүен сөйләп, аны өйгә килеп дәваларга сорады. Үзен алып килегез дигәч, өйдә алты айлык сабый барлыгын, аны әнисенең күкрәк сөте белән имезүен әйтте.

Сөт катнашмасына аллергия икән, исерек әнисенең күкрәк сөтен дә бирдерәсе килми, бала бер көн ашамаган, ач ди. Икенче бервакыт клиникага алтынчы көн рәттән эчкән бер хатынны китерделәр. Процедура вакытында аның биш айлык көмәне барлыгы ачыкланды. Аңардан сәламәт бала тумаячак, әлбәттә. Аракы хатын-кыз сыйфатларын гына түгел, әни булу инстинктын да бетерә. Кырык ел дәвамында эчкечелек белән бәйле бик күп гыйбрәтле хәлләрне күрергә туры килде, ди психиатр-нарколог Рөстәм Вәлиуллин.

 Белгеч сүзләренчә, кан анализын тикшерсәк, һәр кешенең организмында, гәрчә ул исерткеч эчемлек кулланмаган булса да, күпмедер күләмдә алкоголь бар. Ашалган ризык ашказанына эләгеп әчи һәм алкоголь барлыкка килә. Ул кан белән бергә баш миенә килеп эләгә дә, химик реакция нәтиҗәсендә электр энергиясе хасил була. Шуның ярдәмендә кеше хәрәкәтләнә, баш мие эшли. Әгәр дә кеше әзер ягулык – аракы кулланса, организмда алкоголь барлыкка килүнең табигый механизмы сафтан чыга һәм ул кирәксезгә әйләнә. Шул рәвешле организм алкогольне үзе барлыкка китерми һәм аны читтән таләп итә башлый. Шуннан алкогольгә бәйлелек тә башлана.

 Алкоголь бүлеп чыгару механизмы ир-атларда ун ел, хатын-кызларда биш тапкырга тизрәк “җимерелә”, ә балалар өч ай эчендә эчкечегә әверелә. – Алкоголь баш мие күзәнәкләрен җимерә һәм нейроннарны үтерә. Аракы эчкән кешедә баш мие – “компьютер”ның хәтерен тәшкил иткән нейроннар күпләп үлеп бара. Ә аларның саны чикле, 5 млрд чамасы гына, кабат барлыкка да килмиләр. Эчкән саен 50-100 мең нейронны унитазга агызып, тора-бара эчкеченең башы эшләми башлый, нәрсә эшләгәнен дә белештерми.Бер пациентым, ниндидер эчке тавышны тыңлап, үзенең бугазын кискән. Аннан да куркынычрак хәлләрне күргәнем бар. Миннән бик еш кына, үзегез аракы эчәсезме, дип сорыйлар. Кырык ел буена кешеләрнең аракыдан үлүен, аларның бер яшелчәгә әверелүен, тормышлары бозылуын күреп, аның нәтиҗәсе нәрсә булуын яхшы беләм, дим мин аларга. Эчкечелек бит геннар аша да күчә. Аларның балалары да шул юлга басу куркынычы 90 процентны тәшкил итәргә мөмкин, – ди Рөстәм Вәлиуллин.

– Исерткеч эчемлекләр кулланучы үзе теләп дәваланмый, чөнки ул үзен эчкече дип санамый. Бу очракта нәрсә эшләргә кирәк?

 – Аңа дәваланырга барырга кирәк дип әйтергә кирәкми. Барыйк, сөйләшеп кайтыйк дип әйтсәң, ул аны тынычрак кабул итә. Авыру дигән сүзне исә күтәрә алмыйлар. Психиатрның бурычы исә – аның аңы белән эшләү. Ул кодлаштыру алымы түгел. Аң белән эшләү психикага тәэсир итә, нәтиҗәдә кеше тормышы турында яңадан фикер йөртә башлый. Психотерапиядән кала, пациентларга мәълүматны практикам вакытында төшерелгән видео һәм фотолар аша да җиткерәм. Чукрак һәм телсез булган бер егет килде. Бер сәгать сөйләшкәч үк, дәвам итәргә кирәкми, мин аңладым, башымда барысы да үз урынына утырды, дип язып бирде. Кеше күргән мәгълүматны тизрәк кабул итә. 26 яшьлек программист егет, икенче тапкыр килгәч, сез минем виндовсны (компьютерның операция системасы) яңартып эшләтеп җибәргәнсез, сезнең эш алымы ул вируска каршы программа булып чыккан икән, диде. Мин баш миен «зыянлы программалардан» чистартам булып чыгам. Психотерапевтик сеанслардан соң, медикаментлар белән дәвалау процедурасын да кулланабыз.

– Кемнәр эчүгә тиз бирешә?

 – Аерым әйтеп булмый. Минем клиентлар арасында профессорлар да, академиклар да, эшчеләр дә бар. Кешенең статусы һәм белеме бәйле түгел бу авыруга. Миңа хәтта 11 яшьлек эчкече малай белән дә очрашырга туры килде. Кемдер бик тиз әйләнә эчкечегә, кемдер акрынлап.

 – Алкогольдән кодлаштыру дигән алым да кулланыла. Аның нәтиҗәсе чынлап та бармы?

– Кодлаштыру ул пациент транс хәлендә булганда мәгълүмат кертү. 3 мең сумга бер елга кодлаштырам дигән игъланнарны күрергә була. Хәзер бер тешне ямату 5 мең сум торырга мөмкин. Ә бөтен тешне дәвалауга хәйран акча китә. 3 мең сум белән ничек итеп чагыштырасың. Бер, ике, биш елга кодлаштырам дию дә этика кагыйдәләренә туры килми. Сезнең бер елга дәвалыйм дип әйткән терапевтны күргәнегез бармы? Алкоголизм да системалы авыру, грипп кебек авыруларга караганда бик күпкә катлаулырак. Кодлаштыру дәвалау түгел, ул кеше белән алкоголь арасында урнаштырыла торган бер барьер гына. Вакыт узгач, кеше кабат эчә башлый. Чынлыкта аның аңына үтеп кереп, компьютерын вируслардан чистартырга кирәк.
 Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

МАТБУГАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"