Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Бер ел элек гаражда бизнес ачып җибәргән кеше бүген «Амазон» аша меңләгән товар сата

4 сентября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Узган ел Татарстан Республикасында электрон коммерция өлкәсендә чын-чынлап алга китеш булды. Зур федераль маркетплейсларда эре логистика үзәкләре ачыла, тизләтелгән темпларда өйгә товар китерү базары формалаша, Татарстанның меңләгән эшкуары дөнья буйлап уңышлы гына үз товарларын сата. Август ахырында республикада Россиядә беренче бонд зонасын оештыру нияте турындагы килешүгә кул куелды, ул экспорт-импорт һәм транзит операцияләрен тагын да тизләтәчәк һәм гадиләштерәчәк. Психологик каршылыкларны гына җиңәсе калды. «Эшләп карагыз!» — дип киңәш итә экспертлар.

«Казан халкының 10 проценты берничә көн аралаш интернет аша әйбер сатып ала. Россия шәһәрләре арасында бу иң зур күрсәткеч»

8
2020 елда вируска каршы көрәшү, урамга чыгу, сәүдә үзәкләренә бару өлешендә кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә интернет-сәүдә белән кызыксынучылар кискен артып китте. Үзизоляция вакытында кешеләрнең күпчелеге маркетплейсларның өстенлеген бәяләде, чөнки анда товар эзләүгә вакыт әз китә.

«Яндекс.Кассы»уздырган тикшеренүләр буенча, үзизоляция вакытында миллоннарча россияле, шул исәптән авыл җирлегендә һәм зур булмаган шәһәрләрдә яшәүчеләр дә, онлайн рәвештә товар сатып алып караган. Чынлыкта исә бу гадәти күренешкә әверелеп бара. Аннан соң кешеләр интернет аша кием-салым һәм электроника ише әйберләрне генә түгел, ә туклану һәм сәламәтлек өчен кирәкле товарларны да сатып ала. Шуның аркасында кибеттән өйгә товар китертү ихтыяҗы нык үсеп китте.

Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе (АКИТ) фаразларына караганда, Интернеттан товар сату күләме 2020 ел нәтиҗәләре буенча 2,5 триллион сумга җитәчәк, бу Россиядәге барлык сәүдә әйләнешенең 10 проценты. Ягъни, быел һәр унынчы товар интернет-кибетләрдә һәм маркетплейсларда сатып алыначак. Чагыштыру өчен, 2019 елда бу күрсәткеч өлеше якынча 6,1 процент тәшкил иткән.

«Яндекс. Маркет» компаниясенең дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү бүлегенең өлкән менеджеры Татьяна Бражник кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан — электрон коммерция өлкәсендә иң актив төбәкләрнең берсе. «Казан халкының 10 проценты берничә көн аралаш интернет аша әйбер сатып ала. Россия шәһәрләре арасында бу иң зур күрсәткеч», — диде ул.

«Интернет-сәүдә үсеше Татарстан өчен бик кызыклы. Без электрон коммерцияне үстерүдә зур потенциал булуын күрәбез һәм моның өчен уңайлы шартлар тудырабыз», — дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Иннополиста e-commerce индустриясе вәкилләре белән узган очрашуда.

«21 гасыр — логистика гасыры»
Исегезгә төшерәбез, республика башлыгы йөкләмәсе буенча Татарстанда, шул исәптән электрон коммерция базарын стимуллаштыру хисабына да, берничә ел инде цифрлы икътисадны үстерү буенча системалы эш алып барыла. Электрон сәүдә инфраструктурасын үстерү өчен җаваплы итеп Рөстәм Миңнеханов үзенең ярдәмчесе, ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Абделганиевне билгеләде, ул бу теманы Татарстанның икътисад министры статусында булганда ук үстерә башлаган иде.

«21 гасыр — логистика гасыры. Төбәкнең сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы үсеш алган булса да, логистика инфраструктурасын үстермичә генә аның икътисадын алга җибәреп булмый. Шуңа күрә әле узган елда ук Ozon, Wildberries, Х5 Retail Group, „Протек“, „Яндекс“ кебек әйдәп баручы федераль маркетинг компанияләре белән логистика проектларын эшләтеп җибәрү турында килештек. Татарстан территориясендә төбәкнең товар тарату үзәкләрен төзүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 12,5 млрд. сум тәшкил итә», — дип билгеләде Фәрит Абделганиев.


Пандемия булуга карамастан, бу проектлар йә инде эшләтеп җибәрелгән, яисә якын арада эшли башлаячак. 2019 елның ноябрь аенда «Зеленодольск» сәнәгать паркында гомуми мәйданы 39,5 мең квадрат метрлы X5 Retail Group товар тарату үзәге («Пятерочка» сәүдә үзәге) эшләтеп җибәрелде. 2020 елның 24 августында «Зеленодольск» сәнәгать паркында Wildberries логистика үзәгенең беренче чираты (50 мең квадрат метр) ачылды, ә 26 августта Алабугада тагын бер X5 Retail Group күпләп товар тарату үзәге эшли башлады. Сентябрь аенда электрон коммерциядәге иң зур уенчыларның берсе — Ozon компаниясенең логистика проекты эшләтеп җибәреләчәк. Шулай ук республикада 1 көндә товар китереп җиткерә торган KazanExpress маркетплейсы да тиз үсеш ала.

Татарстанның инвестиция потенциалын, республиканың географик яктан уңайлы урнашкан булуын, шулай ук ТР Президентының инвесторларга карата актив позициясен югары бәяләүче башка инвесторлар белән дә актив сөйләшүләр алып барыла.

«Безнең эшкуарлар Россиянең барлык төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә, үз продукцияләрен җиңел, тиз һәм нәтиҗәле сата ала»
Август ахырында Рөстәм Миңнехановның Иннополиста «Россия Почтасы»акционерлык җәмгыяте генераль директоры Максим Акимов белән очрашуын да үзенчәлекле дип атарга мөмкин. Ул вакытта Татарстан территориясендә «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыятенең аерымланган структур бүлекчәсе базасында Россиядә беренче, таможня аша җайга салу гадиләштерелгән бонд зонасын оештыруга бәйле сынау проектын гамәлгә ашыру нияте турындагы килешүгә кул куелды. Проект 2020 елның 1 ноябреннән гамәлгә ашырыла башлаячак.

Татарстан ягыннан аны гамәлгә ашыру өчен җаваплы итеп Фәрит Абделганиев билгеләнде. Әлеге вакыйга уңаеннан республикада бизнес-миссия вәкилләре килде. Алар арасында Читтән торып сәүдә итүнең илкүләм ассоциациясе, eBay, AliExpress Russia, Wildberries, Ozon, «Яндекс.Маркет», iHerb, Boxberry, DHL һ.б. кебек әйдәп баручы интернет-ретейл һәм логистика компанияләре вәкилләре бар иде. Дөнья буйлап электрон мәйданчыкта сатып алынган товарлар белән экспорт-импорт һәм транзит операцияләрен тизләтү һәм җиңеләйтү өчен, бизнес-миссиядә катнашучылар Татарстанда махсус таможня статусы булган бренд зоналарын оештыруны хуплап чыкты.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Максим Акимов «Россия Почтасы» тарафыннан бизнес һәм халык өчен уңайлы шартларда электрон сәүдәнең цифрлы сервисларын үстерү һәм интернет-кибетләрдән сатып алынган товарларны ил территориясе буйлап минималь тарифлар белән 100% дәрәҗәсендә китереп бирүне тәэмин итү бурычларын билгеләде. Бу исә Россиянең теләсә кайсы, әйтик «Почты России» офисыннан башка берни дә булмаган торак пунктында, интернет аша теләсә нинди товарны сатып алырга һәм өйдән чыкмыйча гына аны кыска вакыт эчендә кулга алырга мөмкин булачак дигән сүз. Шулай ук үз товарыңны да дөньяның теләсә кайсы ноктасына җибәрү мөмкинлеге туачак.

Иннополиста имзаланган килешүгә аңлатма биреп, Фәрит Абделганиев Татарстанда оештырылган куәтле логистика инфраструктурасының республикага миллиардлаган сум инвестиция җәлеп итүе, меңнәрчә эш урыны булдырылуы турында билгеләп үтте. «Бездәге кече һәм урта компанияләргә Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән чит илләрдә дә, үз продукциясен җиңел, тиз һәм нәтиҗәле сату мөмкинлеген бирә», — диде. Бу исә республика халкының тормышы мул һәм эш белән тәэмин ителү дәрәҗәсе дә арта дигән сүз».

«Тора бара син үз урыныңны табасың — үзеңне нәрсә кызыксындырганлыгын һәм маркетплейста нәрсәнең яхшы сатылганлыгын аңлыйсың»
Ә бит моны эшләве, чыннан да, җиңелләшә бара, смартфон ярдәмендә берничә ишарә ясау да җитә — калганын маркетплейслар һәм логистика компанияләре хәл итә. Алар эшкуарларны төзелә торган инфраструктура белән ничек итеп дөрес эшләргә кирәклеген дә өйрәтә.

«Ай саен зур маркетплейслар аша бөтен Россия базарында миллионлаган товар сатыла һәм алар кайсы продуктның кайда кирәк булуы, аны нинди бәядән сатып булуы турында яхшы белә. Компанияләрдә Татарстан тәэминатчылары өчен кирәкле экспертиза бар һәм продукцияне алга этәрүдә алар ярдәм итәргә әзер», — диде ТР бизнес-омбудсмены. Бер ел эчендә Ozon компаниясендә генә дә Татарстан тәэминатчыларының саны ун мәртәбә арткан, дип тә өстәде.

Республика эшкуарлары бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмасын иде. Алар өчен Татарстанда булдырыла торган конкуренцияле уникаль өстенлекләрдән файдалансыннар иде. Бу бик мөһим. Товар сату даирәсен киңәйтә торган электрон сәүдә каналларына тоташу, бизнесны цифрлаштыру җирлектәге кече һәм урта бизнесның тотрыклылыгын үстерүдә әһәмиятле фактор булып тора, бүгенге катлаулы шартларда республика икътисадын үстерүдә мөһим роль башкара.

Күптән түгел Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының берсенә биргән интервьюсында глобаль үсеш алучы базарларда eBay компаниясе генераль директоры Илья Кретов билгеләп узганча, эшкуарлар еш кына психологик кыенлыклар кичерә. «Күпләр, мин бит төбәктә яшим, eBay, Америка белән кая барыйм? Монда миңа яхшырак, ди…» Ләкин бездә [уңышлы бизнес алып баруның] миллионнарча үрнәге бар. Әнә, бер Питер кешесе бөтен дөнья буйлап варган сата. Югыйсә, кемгә кирәк инде ул? Тик сатыла бит… Пакистандагы бер сатучы [үзе җитештергән] шотланд килтлары белән сәүдә итә. Менә шундый хәлләр турында ишеткәч, дөньяның иксез-чиксез булуы турында аңлыйм мин», — дип сөйләде Илья Кетов.

DHL логистика компаниясенең Татарстан филиалы директоры Эрнест Вәлиев та үзенең уңыш серләре белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, 2020 елда Россия интернет-кибетләреннән чит илләрдән сатып алучыларның биш тапкыр артуы теркәлгән. «Безнең өчен моңарчы күрелмәгән хәл бу. Әле бер ел элек кенә без гаражда үз бизнесын башлап җибәргән эшкуар белән очрашкан идек, ул токарь станогында дөнья карталары әзерли иде. Ә хәзер ул аларны „Амазон“ аша сата. Күләме буенча сатып җибәргән әйберләре күп кенә заводларны да уздырып җибәрә, аена меңнәрчә товар», — дип сөйләде Вәлиев.

Экспертлар эшкуарларга эшләп караудан туктамаска киңәш итә. «Беренче тапкырдан күп очракта берни дә килеп чыкмый, тәҗрибәле сатучылар сезгә моны раслап күрсәтер. „Мин башта нәрсә дә булса сатып карадым — килеп чыкмады. Шуннан икенче бер әйберне сатып карарга булдым, бәясен төшердем.“ — дип сөйли алар. Һәм инде тора бара син үз урыныңны табасың — үзеңне нәрсә кызыксындырганлыгын һәм маркетплейста нәрсәнең яхшы сатылганлыгын аңлыйсың. Күпчелек сатучыларыбызның уңыш сере әнә шуннан гыйбарәт», — дип билгеләде иптәш Кетов.

Тагын бер кызыклы нәтиҗәне билгеләп үтәргә кирәк. Онлайн сатучыларның күбәеп китүе икенчел хезмәтләр күрсәтү базарында җитди базар оештырачак. Соңгы мәлдә товар китертү, аларны санлаштыру, эшкуарлар өчен контент булдыру һәм онлайн-платформада һәм башка сервисларда продукцияне күрсәтү өчен реклама белән ярдәм итү турында сүз бара. Үзмәшгульләр шул урынны алып, интернет-сәүдә өлкәсендәге башка катнашучылар өчен хезмәтләр күрсәтүнең киң спектрын гамәлгә ашыра алачак. 
ФОТО: Владимир Васильев 
ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"