"Бер-бер хәл" сериалының кабат күрсәтелү вакыты билгеле
21 декабря 2021
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" тамашачысы сериалны Яңа ел бәйрәмнәрендә карый алачак. Сериалны төгәл күрсәтү вакыты кабат хәбәр ителәчәк.
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе заказы буенча "Ватан 21 гасыр" кинокомпаниясе "Бер-бер хәл" дип исемләнгән сериал төшерде. Ул барлыгы 40 сериядән торды. Жанры — мелодрама.
"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналлары тамашачылары ике ай дәвамында "Бер-бер хәл" сериалын яратып карадылар.
Сериал тамашачыга хуш килде. Моны без социаль челтәрләр һәм телефон шалтыратулары аша килгән күпсанлы фикерләрегез аша аңладык. Битараф калмаган һәр тамашачыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.
Бүген сериалның соңгы сериясе күрсәтелә.
Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актерлары: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлеева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Шулай ук, сериалда яшьләр — Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.
Проектны төшерү "Татнефть" хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Фото: ТНВ
tnv.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)