Бензинга бәя кабат артты
Белгечләр билгеләп үткәнчә, гыйнвар аеннан республикада бензин бәясе 25-30 тиенгә арткан. Март урталарында ук бу саннарга тагын ун тиен өстәлде. Күп тә түгел кебек. Тик элек ягулык бәясе ярты елга бер кыйммәтләнсә, хәзер ай саен.
Зур булмаган ягулык салу станциялары хуҗалары аптырашта. Алар зыянга эшлибез диләр. Ягулыкка күпләп сату бәяләре рекорд куя.
Харис ГАЛИМУЛЛИН, ягулык компаниясе директоры:
-Күз алдыгызга китерегез әле, күпләп сату бәясе бер тонна өчен 11 мең сумга күтәрелде. Безгә бер сум күтәрү мөмкинлеге бирсәләр без моңа да шат, Зыянга эшләү яхшы нәрсә түгел бит.
Икътисадчылар бәяләр күтәрелү дөнья базарына бәйле ди. Ел башыннан нефтьнең бер барреле 50 доллардан 69 долларга кадәр арткан. Бу 40% ка якын.
- Ягулыкны күпләп читкә чыгару теләге эчке базарга тискәре йогынты ясады. Ил хөкүмәте, әлбәттә, бу мәсәне хәл итү өчен тиешле чаралар күрә.
Узган атнада хөкүмәттә ягулыкка бәяләр артуны туктату формуласының үзгәрүен хәбәр иттеләр. Аның нигезендә эчке базарны ягулык белән тәэмин итүче оешмаларга дәүләттән ярдәм күрсәтелә.
Роберт ГЫЙЛӘҖИЕВ, Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе башлыгы:
-Кыш айларында ягулык бәяләре болай артканы юк иде әле. Дөрес, бәяләр һәркайда артып торганда бездә генә артмый кала алмый.
Хөкүмәт ягулык салу станцияләрендә ваклап сату бәяләрен еллык инфляциядән дә югарырак күтәрмәү бурычын куя. Шул максаттан, бүген Россия вице-премьеры Александр НОвак зур нефть оешмалары белән киңәшмә үткәрә. Кайбер чыганаклар шундый мәгълүмат бирә.
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
