Бөтенроссия авыл Сабан туе баш батыры Муса Галләмовка машина җирәбәсез бирелде
1 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Самара өлкәсе Камышлы районында узган Россиякүләм авыл Сабан туенда Марий Элдан килгән Муса Галләмов баш батыр калды. Ул 120 килограммга кадәр үлчәүдә көрәште. Аңа бернинди җирәбәсез генә, Татарстан Президентыннан җиңел автомобиль бүләк ителде.
Соңгы ике елда Россиякүләм Сабан туйларында батырга Татарстан Президентыннан бүләккә әзерләнгән җиңел автомобиль иясен төрле үлчәүдә беренче урынны алган көрәшчеләр арасында җирәбә үткәреп билгеләү гадәте кергән иде. Камышлыда алай булмады. Бүген Муса Галләмовның туган көне иде.
"Лада Гранта" машинасы ачкычын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Самара өлкәсенең танылган көрәшчесе, Сабан туенда баш хөкемдар булган Хәбил Бикташев тапшырды.
Абсолют батыр мәйданнан машинага утырып китте, ә тәкәне Камышлы авылы мәдрәсәсенә бүләк итте. Муса быел Казанның Аккош күле буендагы Сабан туенда да җиңү яулап, җиңел автомобиль белән бүләкләнгән иде.
X Бөтенроссия авыл Сабан туе батырлары:
65 кг кадәр Тимур Милютин (Әлмәт)
75 кг кадәр Марат Кәримов (Чирмешән)
85 кг кадәр Максим Морозов (Төмән)
95 кг кадәр Марат Миначев (Казан)
120 кг кадәр Муса Галләмов (Марий Эл)
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)