МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Бүген Рөстәм Миңнеханов табибларга «Мобиль сырхауханәләр» тапшырачак

29 августа 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлекчәләренә яңа автотехника тапшыру тантанасында катнашачак. Табибларга авыл районнарында яшәүчеләрне профилактик тикшерү өчен билгеләнгән «Мобиль сырхауханәләр» һәм башка кирәк-яраклар тапшырачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламәтлек саклау һәм социаль яклау учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасында катнашуы көтелә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова искәрткәнчә, республика Президенты авыл халкын диспансерлаштыру мәсьәләсен шәхси контрольдә тота. «Татарстан Президенты ТР Хөкүмәте йортындагы атналык һәр киңәшмәдә диярлек «Мобиль сырхауханәләр» турындагы мәсьәләне күтәреп чыкты, ел ахырына кадәр Татарстан авылларында яшәүчеләрне диспансерлаштыруны төгәлләү өчен, районнарда эшли башларга кирәклеге хакында әйтте», - дип искәртте Лилия Галимова.

Автотехника тапшырганнан соң, Рөстәм Миңнеханов яңа объектларда төзелеш эшләренең барышы белән танышу өчен Казан зооботаника бакчасына барырга ниятли. Шуннан соң ТР Президенты Казан үзәгендәге тарихи мирас объектлары белән танышачак.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашачак. Моннан тыш, ТР Президенты муниципаль берәмлекләр арасындагы Республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә автомобильләр тапшырыр дип көтелә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК