Бүген Рөстәм Миңнеханов ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрә
24 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел очрашуы үткәрәчәк, шулай ук «Ел җитәкчесе» бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә машина ачкычлары тапшырачак.
Шуннан соң ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты катнашында ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясе планлаштырылган. Анда Рөстәм Миңнеханов узып баручы елда республикада булган төп вакыйгаларга бәя бирер, шулай ук 2020 елда хакимият органнары алдында торган максатлар һәм бурычлар хакында сөйләр дип көтелә.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Signify компаниясе җитәкчелеге белән очрашырга ниятли.
Аннары ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә юл тотачак. Биредә «Ел җитәкчесе» Республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы була.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)