Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Батулланың юбилей кичәсе милләт һәм тел турында уйланулар белән үтте

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың юбилей кичәсе милләт һәм туган тел турындагы мәдәни һәм мәгърифәт кичәсенә әверелде. Рабит Батулла бәйрәмдар кәнәфиенә утырып та, микрофон алдына басып та милләт һәм туган тел турында сөйләде.Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың Камал театры сәхнәсендә узган юбилей кичәсен язучының ике улы - Байбулат белән Нурбәк Батулла алып барды.Бәйрәм кичәсе рәсми котлаулардан башланып китте. Юбилярны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орден медален тапшырды. Фәрит Хәйруллович Рабит Батулланың улы Нурбәкнең "Алтын битлек" театр премиясе алуын да искәртеп үтте.Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Рабит Батулланың милләтпәрвәр шәхес булуын ассызыклады һәм җыр белән котлады.Кичә дәвамында Батулланың язучы, укытучы, кинематографист, артист, драматург буларак хезмәтләре билгеләп үтелде. Əдипнең әсәрләреннән өзекләрне Камал театрының яшь артистлары укыды. Драматургның "Кичер мине, әнкәй" пьесасы буенча куелган спектакльдән өзекне Кариев театры артистлары уйнады.Укытучыларын шәкертләре исеменнән Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов котлады. "Сез шәкертләре остаздан узып китергә тиеш, дип әйтә идегез. Əмма сезгә бу бәхет килмәде. Чөнки сез үзегез үҗәт, фидакарь булдыгыз", - диде ул. Рабит Батулла үз укучылары арасында Хәния Фәрхи, Хафиз Хамматуллин, Фәйрүзә Мәсгутоваларны санап үтте.

"Гаилә - минем дәүләтем. Бу дәүләтнең Президенты мин. Минем дәүләтемдә татар теле - дәүләт теле. Мин балаларым һәм шәкертләрем йөземә кызыллык китермәсен, дип яшәдем. Хәзер үзем аларның йөзенә кызыллык китермәсәм иде, дип яшим. Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел. Телегез өчен көрәшегез! Кануни законнар белән көрәшегез", - дип тәмамлады кичәне Рабит Батулла.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"