Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

«Башка китереп суккандай бер хәбәр»

«Башка китереп суккандай бер хәбәр» Абыйсы белән энесенең гаилә корып яшәүләренә шактый вакыт узса да, кызыбыз кияүгә чыгарга бик ашыкмады. «Минем әле күреп бетермәгән илләрем бар, шуларны йөреп чыгу белән туй хәстәренә тотынырмын», — дип шаяртуга кайтарып калдыра иде. Сюрприз ясарга бик ярата ул!

«Башка китереп суккандай берәр хәбәр җибәрер әле», — дип куя әтисе, шул хакта сүз чыкканда. Әйе, һаман өйрәнеп бетәлмибез әле аның гаҗәпләндерүләренә, көтелмәгән сөенчеләренә, маҗараларына... Илле яшем тулган көнне чылтыратып: «Сәлам, әнием, бәйрәм белән, хәлләрегез ничек?.. Ә мин, мин... Ишекне ачсагыз, керер идем...» — дип, безне өнсез калдырган иде. Ханты-Мансийскида яшәгән вакыт бит! «Төшкә дә кермәдең хет!» — дип елап җибәргәнне күрүгә: «Туктамасаң, борылам да китәм! Майами самолетына өлгерәм әле», — дип «куркытты» тропиканкабыз. Без аны шаярып шулай атыйбыз. Унбиш ел яши ич инде анда!

 Илле биш яшемә, чәчәкләр күтәреп шыпырт кына аш бүлмәсенә килеп кергәч, әтисе белән икебез дә телсез калган идек. Берәр ишарә булса иде кайту турында!

 «Мәрҗән туегызны Орландода уздырабыз! Билетлар алынган, чемоданнарыгызны җыя башларга була ...һәм шунда, минекенә дә эләгәчәксез инде...» — дип, бу юлы да шаккатырды кызыбыз! Моннан да зуррак бүләк була ала микән? Безнең юбилейга үзенең туен бүләк итте!

 Орландоның эссе, бөркү океан һавасына бик тиз ияләштек. Бары тик, бөтенесенең безне сәламләп узуы гына гаҗәпкә калдырды. Әкәмәт дөнья! Чаллы урамында каршыңа килүче берәрсенә: «Сәлам! Хәлләрегез ничек? Хәерле, уңышлы көннәр сезгә!» — дип әйтеп кара әле. Ул борылып бик озак артыңнан карап торачак, яисә куып җитеп: «Син кем әле?» - дип кызыксыначак. Ә яшьләр, гомумән, бармакларын чигә тирәсендә борып күрсәтсә бер хәер әле, ә аты-юлы белән каплап куйсалар?! Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың ди! Без дә авызны ерып, барысына сәлам биреп, сәлам алып йөрергә тиеш булдык. Шулай итмәгәндә, алар инде безнең арттан аптырап карап калырга мәҗбүр булачак иде...

 Туй кодаларда булды. Өч көн әзерләндек. Алай дип әйтү бик дөрес булмас! Ничек кенә ярдәмләшергә тырышсак та, кодагый култыклап алып бассейн янына чыгарып утырта һәм: «Релакс, релакс...» — дип елмая. Ике кода кулларына телефон тотып, зур күл буендагы чирәмгә сузылып ятканнар һәм берсен-берсе уздырып көлешә-көлешә аралашалар. Рәхмәт яусын Гугл агайга!

 Ишегалдын, газоннарны, бассейннарны, ял итү зоналарын махсус хезмәт күрсәтү бригадасы килеп, тузан суырткычка охшаш җайланма белән чистартып чыктылар. Флориданың «шау чәчәкле» дип тәрҗемә ителүе җисеменә бик туры килә икән! һәрбер агач, һәрбер куак, үлән чәчәктә утыра. Югыйсә, урамда февраль ае ич! Өстәлләрне ишегалдына биек пальмалар, банан, бамбук, магнолия, пихта агачлары, чәчәккә күмелеп утыручы азалия, роза, гортензия куаклары астына урнаштырдылар, һәрбер кеше алдында төрле зурлыктагы тәлинкәләр, бокаллар һәм чәнечке, пычак, калак. Өстәл уртасына бер рәткә күп итеп шәмнәр, чәчәкләр (бары тик җөп санда!) белән тулы вазалар тезелеп киткән. Башка бернинди артык-портык нәрсә юк, ашау-эчү дә куелмаган.

 Флоридада язылышу өчен загска барып, чират торып теркәүнең бөтенләй кирәге юк. Кайда телисең: океан буендагы пляждамы, парктамы, катер яки җилкәнле көймәдәме, үз өеңдәме — рәхим ит, язылыш! Кодагыйларның гаилә дуслары испанияле Перезлар үзләренең нотариаль конторасын тота икән. Аның өстенә дин әһелләре булып чыктылар. Аларны төшке ашка дәшеп, безнең белән алдан ук таныштырып куйдылар, «һәр кеше үз динендә калырга хокуклы! Беркемне дә үзенең теләгеннән башка, икенче дингә күчәргә мәҗбүр итеп булмый! Ярамый да!» — дип безне бик борчыган нәрсәләр турында сөйләде ул. Кодагый, көлеп: «Безнең гаиләдә мөселманнар юк иде әле! Менә бит, хәзер барлык төре дә булды инде! Тулы комплект!» — диде. Коданың әби-бабасы Рүсиядән качып киткән яһүдләр-иудистлар булган!

 Кодагыйның ата-аналары Англиядән күченеп килгән католиклар. Ике ел элек зур малайлары буддистлар динендәге Вьетнам кызына өйләнгән. Икенче киленнәре — христиан гаиләсеннән. Менә шундый әкәмәт коктейль!

Күл буенда узачак язылышу тантанасына бары тик иң якын туганнар гына җыелыштык. Әтиебез, аккоштай йөзеп килүче зифа, горур тропиканкабызны култыклап алып барып, булачак кияүгә тапшырды һәм бик җитди кыяфәттә, татарчалап: «Кара аны, чак кына кәефен кырсаң да, унике мең чакрым дип тормам, килеп мөселман ясармын!» — диде. Кызыбыз көлә, туктый алмый, мин дә пырхылдап җибәрдем. Кычкырып көлмәс өчен, кысылып утырып бөтен мускуллар авырта башлады. Кәләшкә карап, башкалар да көләргә тотынды. Кияү балакай: «Ок, ок!» — дип елмая, бүтән сүз әйтми. Шаһит кыз молдованка иде. Ул безнең русчаны инглизчәгә тәрҗемә итеп торырга тиешле. Татарчаны аңламый ич инде ул! Ләкин бер секундка да югалып калмыйча: «Күз карасы кебек сакла, яратканыңны! Әти-әни сүзен тыңла, алар һәрвакыт дөрес әйтә!» — дигәч күрәм, кызыбыз һаман җитди төс алалмый, кычкырып көләргә әзер. «Нәрсә дип тәрҗемә итте икән шаһит дусты?» — дигән уй һич баштан чыкмады...

 Перезлар чакырылган сәгатькә килеп, «кайгыда да шатлыкта да бергә булуны» теләп, ант алып, барлык кирәкле документларга кул куйдыртып, балдаклар кигертеп (аларда бары тик сул кулга кияләр икән!) рәсми өлешен ярты сәгатьтә тәмамладылар. Язылышу тантанасы бетүгә шампан шәрабы, эчемлекләр һәм күп төрле кабымлыклар, җиләк-җимеш, төче-мөче алып чыктылар.

 Шуннан фотосессия башланды. Утыз градус эсседә ике сәгать буе кая гына басып, менеп, ятып, утырып төшмәдек! Йөз егерме кеше җыелырга тиешле урынга килеп басканда, шактый йончыган идек.

 Кунаклар барысы да буш кул белән килә: ни чәчәк, ни күчтәнәч, ни бүләк юк! Туп-туры кияү-кәләш янына барып, котлау сүзләре әйтәләр һәм үзләренең урыннарына кереп утыралар, һәрбер өстәлгә кемнәр утырырга тиешлеге язылган исемлек беркетелгән. Яхшы урын сайлап йөри алмыйсың! Әгәр кызыбыз баштан ук кайбер әйберләргә бераз аңлатма бирмәсә, без аптырашта калыр идек. Бүләкләрне интернет буенча гына тапшыралар икән! Яшьләр туй чорында үзләренә кирәкле нәрсәләрне алдан ук прайс-биттә күрсәтеп, сайтка куялар. Кемнең көченнән ни килә, шуны сайлап бүләк итә. Мәсәлән, шаһит кыз чәчтарашханә өчен, зур абыйсы — кунакханә, кечкенә абыйсы фотографлар хезмәте өчен түләгән. Кулга акча бирү, бүләк тоттыру юк!

Мәҗлес башланыр алдыннан таныштыру булды. Әлбәттә, иң ерактан килгән кунаклар дип, беренче безнең белән таныштырдылар. Озак итеп кул чаптылар, инглизчә көйләп «Браво, браво!» кычкырдылар, шунысы күңелгә бик рәхәт булды, чын! Безнең исән-имин килеп җитүебезгә барысы да шат иде, күрәсең. Якын ара түгел бит, җәмәгать! Шуннан башкаларны берәм-берәм әйтеп чыгып, танышу иң соңыннан кодалар белән тәмамланды. Иң кызыгы, мине иң хәйран калдырганы — бер кешегә дә сүз бирелмәү! Котлаулар юк! Төрле уеннар, музыка, бию, төркем-төркем сөйләшеп тору, сыйлану, сыйлану һәм сыйлану...

 Барлык сый-хөрмәт һәм эчемлекләр дүрт-биш метр читтәрәк урнашкан махсус аш бүлмәсендә. Кем нәрсә тели, күпме тели, бара да салдырып ала! Әгәр учакта кыздырылган ит, балык, яшелчә, җимеш телисең икән, синең яныңда ук әзерләп бирәләр. Күбесе стейк ашый икән монда. Әле ниндиен диген, кисеп җибәрәсең, каны атылып чыга! Мин ашый алмадым. Җиләк-җимеш, баллы тәм-томнар, эчемлекләр берничә катлы тумбаларда, озын-озын рәтләр булып тезелгән. Унлап пешекче, хезмәт күрсәтүче җиде-сигез егет һәм кыз теләгән нәрсәңне тиз генә табып бирергә булышалар. Бөтенесен тәмләп карау өчен, бер атна җитмәс иде, мөгаен. Күгәрчен сөте генә юк диюләре шул буладыр инде! һәммәсе, әкәмәт зур бокалларына чак кына шәраб салып, боз тутырганнар һәм шуны күтәреп тик йөриләр. Ничек тамаклары авыртмый, мин хәзер дә аңламыйм аны?! Соңыннан да, кая гына бармадык, ашарга китергәнче иң башта боз тутырылган су китереп утырталар каршыга. Бушлай икән әле ул үзе. Утыз градус эсседә, боз ашап карале! Әмма ләкин чәйгә кытлык биредә, хәтта супермаркетларда чәй юк! Чәй сорагач исләре китеп карап торалар да, гафу үтенәләр. Ләкин, ул көнне кызыбыз алдан кайгыртучанлык күрсәтеп, махсус чәйханә урыны әзерләткән иде. Рәхмәт яугыры, рәхәтләндек!

 Мәҗлес булгач, барысы да эчте, ләкин исерек кешене күрмәдек, һәркем үз машинасына утырып кайтып китте! Монысы шаккаттырды! Безне шаһит кыз Алина өебезгә озата барды. Аның кич буе шәраб капкалап йөргәнен күрдек ич инде! Шул турыда әйткәч, ул: «Мин тәртип бозмыйм, бик яхшы йөртәм, тыныч булыгыз, һич курыкмагыз!» — диде, елмаеп. Әйе, без бик шат, тыныч һәм бәхетле идек!

 Яшьләр шул көнне бер атнага Гавайига очтылар. Ә безне алда әле шулкадәрле күп сюрпризлар көтә иде! Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА. Тукай районы, Комсомолец поселогы
МАТБУГАТ
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"