Баш табиблар өчен вазыйфаларын башкаруда яшь чикләре кертелде
1 августа 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Дәүләт медицина учрежениеләренең баш табиблары һәм аларның урынбасарлары 65 яшькә кадәр үз вазифаларын башкара алачак. Әлеге федераль канунны Россия Президенты имзалаган, дип хәбәр ителә Кремль сайтында. Бу хакта “Башинформ” яза.
«Федераль канун белән медицина оешмалары, башкарма хакимиятнең идарә карамагындагы органнар, Россия Федерациясенең башкарма хакимият органнары яки җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, җитәкче урынбасарлары, шулай ук әлеге оешма филиалларының җитәкчеләре вазифаларын башкаруда яшь чикләре урнаштырыла. Әлеге вазифаи урынны, хезмәт килешүе кайчан төзелүгә карамастан, 65 яшьтән өлкән булмаган затлар алып тора ала», – диелә документның белешмәсендә.
Баш табибка 65 яшь тулгач, аны (аның ризалыгы белән) квалификациясенә туры килгән башка вазифага күчерергә тиешләр. Шул ук вакытта, әгәрдә медицина оешмасының гомуми җыелышында кабул ителсә, эшләгән урынында хезмәтен башкару вакытын 70 яшькә кадәр озынайтырга мөмкин.
Канун үз көченә 1 октябрьдән керә.
«2017 елның 1 октябренә 65 яшь тулган яки әлеге вакыттан соң өч ел дәвамында тулачак медицина оешмалары җитәкчеләре, җитәкче урынбасарлары, шулай ук медицина оешмасы филиаллары җитәкчеләре белән төзелгән хезмәт килешүе күрсәтелгән вакыт тулганчы гамәлдә булачак, әмма федераль канун үз көченә кергәннән алып өч елдан артып китмәячәк», – диелә документта.
(Татар-информ)

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)